Яшь питрәчлеләр каникулларын ничек үткәрә
Балалар каникулының иң кызу вакыты.
Яшүсмерләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мәгълүматы буенча, "Акчарлак" балалар савыктыру лагерендә җәйгә 540 бала ялы планлаштырылган, алардан стационар лагерьдә - 390 һәм палаткалы профильле лагерьдә 150 кеше. Бүгенге көндә лагерьдә 330 бала ял иткән.
Шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен дә ял оештырылган. Бу вакытка, Яшел Үзән районы "Горьковец" балалар савыктыру лагерендә 14 бала, Мамадыш районы "Надежда" балалар савыктыру лагерендә 8 бала һәм Әлмәт шәһәре "Голубое озеро" профилактик санаториядә 4 бала ял иткән. Августта безнең район балаларын Алабуга шәһәре "Радуга" санаториясендә, Апас районы "Свияга" профилактик санаториядә һәм Туапс "Олимпийские надежды" стационар лагерьдә көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа