Вперед

Пестречинский район

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Питрәчтә мәйданда Яңа ел алды ярминкәсе узды

Питрәчлеләргә үзләренең товарларын Питрәч җитештерүчеләре генә түгел, башка район кунаклары да тәкъдим итте.

Бу юлы ярминкәдә Кощак үрдәкләре, Шәледән алып киленгән сыер ите, җирле сөт һәм кош, шулай ук Яшел Үзән икмәк комбинаты тәм-томнары, Казан эшмәкәрләреннән төрле балыклар, казылык эшләнәмләре (Биектау районы), яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр алырга мөмкин иде. Соңгылары артыннан хәтта чират тезелде, товар белән тулы төрле төстәге пыяла күрсәтмәлекләр игътибарны җилеп итеп торды.

Яңа елга моннан ризыклар гына түгел, киемнәр дә алырга була иде. Мондый товарны Марий Элдан килгән реализаторлар тәкъдим итте. Күрше палаткада бижутерияләр дә сатылды.

Дөрес, сатучылар бүген халыкның аз булуын әйтә. Питрәчлеләргә килгәндә, ыгы-зыгы булмау бәяләрнең кибеттәгеләрдән һәм базардагылардан аерылып тормаулары белән аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса