Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пановка авылында яшәүче Екатерина Маловага 90 яшь (видео)
Районда яшәүче озын гомерле өлкәннәрне юбилейлары белән котлау матур бер традициягә әйләнде. Бу алар үткән юл, аларның хезмәте алдында баш ию. Өлкәннәргә бүләкләр дә, чәчәкләр дә әһәмиятле түгел, ә гап-гади игътибарга да чын күңелдән сөенә алар. Район җитәкчелеге Пановка авылында яшәүче Екатерина Малованы 90 яшьлек юбилее белән котлады
-
Питрәчтә яшәүче бер гаилә тимер туйларын бәйрәи итте
Алар гаилә тормышы турында энциклопедия язарга сәләтле. Районда быел 13 пар 50, 22 пар 55, ә 7 пар бергә яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үтте. Райондагы бер гаилә исә быел тимер туйларын бәйрәм итә, аларның бергә яшәүләренә 65 ел. Алтын парларны районның мәдәният йортында да котладылар.
-
Район оешмалары хезмәткәрләре үз укытучыларын онытмый
Узган атнада укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Һәркемнең дә үз укытучысын бәйрәм белән котлау мөмкинлеге юк. "Яшь гвардиячеләр" иҗтимагый оешмасы активистлары питрәчлеләргә шундый мөмкинлек тудырды.
-
Районда барлык иҗтимагый-сәяси чаралар да тыныч утте
Районда "Экстремизмга урын юк!" айлыгы булып узды. Аның кысаларында районда бик күп чаралар оештырылган иде. Әлеге айлыкның нәтиҗәләре терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында игълан ителде.
-
Питрәчлеләр ял иткән өчен бүләкләр алды
Район газетасының чираттагы бәйгесе тәмамланды. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән сайладылар. Ә бүләкләр көз өчен бик тә акталҗ булган проөедуралар - солярийга һәм массаҗ креслосына биш сеанс.
-
Чираттага ярминкәдә питрәчлеләргә ашлык җитмәде, бәрәңге бәясе дә сөендермәде
Бөтен республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли.
-
Питрәчтәге “Каенкай” балалар бакчасына 5 яшь тулды (видео)
13 тәрбияче һәм 10 кече тәрбияче, педагоглар, музыкаль җитәкче, пешекчеләр һәм башка белгечләр. Бу нык коллектив моннан биш ел элек тупланган, чөнки нәкъ биш ел Питрәчтә "Каенкай" балалар бакчасы ачылды. Анда бүген 162 бала тәрбияләнә. Аларның беренче юбилейларына ничек әзерләнүләре безнең сюжетта.
-
Кибетләр ЕГАИС системасына кушылды
Бу легаль булмаган алкоголь продукциясен таратуны чикләү өчен кирәкле чара. Алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүнең күләмен, сатып алуны, саклауны, китерүне һәм ваклап сатуны бердәм электрон система кулланып исәпкә алу бу өлкәдә ачыклыкны яхшыртырга, дәүләт контролен эффектлырак кулланырга ярдәм итә.
-
Питрәчтә коррупциягә каршы комиссия утырышы булып узды
2017 елның 1 гыйнварыннан яңа бюджет кодексы гамәлгә керә. Аның үзенчәлекләре нидә. Коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе утырышында шул турыда да фикер алыштылар.
-
Татар Тау Иле халкы мәчетләрен төзекләндерде
Татар Тау Иле халкы үз көчләре белән мөчетләрен төзекләндекрде. Бүген алар киләчәккә яңа планнар кора - мәчет янында мәдәрәсә җиткерергә телиләр. Һәм бу изге эштә якташларының һәм башка мөмкинлеге булган кешеләрнең ярдәменә ышаналар.
-
Питрәчтә яңа өйләнешүчеләр паркы һәм фонтан ачылды
Яңа паркның ачылуын питрәчлеләр зур түземсезлек белән көтте. Паркның ачылышы тантаналы шартларды узды. Тулырак мәгълүмат безнең материалда
-
Питрәчтә Уңыш бәйрәме булып узды
Урак өстендә игенчеләр иртәнге кояш белән үк эшкә кузгала. Күптәнге традиция буенча көзнең бер матур көнендә аларның эшенә нәтиҗә ясала. Питрәч районы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәменә җыелды.
-
Питрәчлеләр Милләтләр кроссында катнаштылар
Узган ялларда питрәчлеләр Милләтләр кроссында катнашты. Йөгерештә балалар да, өлкәннәр дә бик теләп чыгыш ясады. Бу турыда алар үзләре сөйли.
-
“Балкыш” традицион фестиваль-конкурсы узды.
Питрәч районы мәдәният йорты сәхнәсендә ветеран-пенсионерлар традицион фестиваль-конкурска җыелды. Район этабында җиңүчеләр Кукмарада узган зона турында да катнашып кайтты.
-
Питрәчтә традицион көзге ярминкәләр башланып ките
Бөтен республика буенча традицион көзге ярминкәләр чоры башланды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре питрәчлеләргә яшелчәләр, яңа суелган тавык ите һәм балык тәкъдим итте.