Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яз җитү белән питрәчлеләр өмәләргә чыкты
Язның җылы көннәре җиткәч районның хезмәт коллективлары өмәләрне башлап җибәрде. Беренче чиратта алар үз оешмалары территорияләрен җыештырдылар.
-
Питрәч районында республикадагы кебек коррупция очраклары кимегән
Коррупция очраклары республика буенча кимегән. Бу турыда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссия утырышында яңгырады. Анда шулай ук әлеге өлкәдә канунчылыкның катгыйлануы турында да сүз барды.
-
Район хуҗалыкларын махсус комиссия тикшерде
Питрәч районында 2016 елда барлыгы 59 300 гектарлык мәйданда чәчү эшләре алып барырга җыеналар.
-
Питрәч районы ике республика фестивален кабул итте
Питрәч район мәдният йорты сәхнәсендә берьюлы ике республика фестиваль бәйгесе үтте. Монда халык инструментларында музыкантлар һәм вокаль ансамбльләре чыгыш ясады.
-
Питрәч районы юлларында ике кешенең гомере өзелгән
23 нче март көнне М-7 трассасында юл һәлакәте очрагы булды. Анда ике кешенең гомере өзелде, берничәсе авыр хәлдә. Бу турыда Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мидхәт Әхәтов мәгълүматында.
-
Питрәч районында быел язгы ташу көчле булмас дип көтелә
Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч районындагы идарәсе җитәкчесе Владимир Волков әйтте. Аңа да карамастан, язгы су басу очракларын булдырмау өчен барлык кирәкле эшләр тулы күләмдә башкарылган. Тулырак алдагы сюжетта.
-
Питрәчле журналист Алсу Хәсәнованы искә алдылар
Шәле авылында якташыбыз журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Аның ничек үтүе турында безнең сюжеттан белерсез.
-
Питрәч районы дәүләт программасы буенча бишенче клуб төзелә
Карповка авылында халык саны күп түгел, 300 гә якын. Бу кечкенә авылда республика программасы ярдәмендә бүген яңа социаль объект төзелә. 50 урынлык клуб тиздән сафка басар дип көтелә. Тулырак алдагы материалда.
-
“Ел укытучысы” республика бәйгесендә дүрт питрәчле катнашачак
Татарстанның иң яхшы укытучылары Питрәч районына "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ турында катнашыр өчен узган атнада җыелдылар. Монда сигез район катнашты. Җиңүчеләр үз район исемнәрен республикада яклаячаклар.
-
Сугыш ветераны Вазыйх Сәгыйровка 90 яшь тулды
Японнар белән сугышта ул авыр яраланган. Дәүләт бүләкләре, медальләре дә байтак. Сүз бөек ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакир улы Сәгыйров турында. Узган атнада ул 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
-
Питрәчтә праймериз үтте
22 майда "Бердәм Россия" партиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча партия эчендэ кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш биру конен үткәрәчәк. Узган атнада Питрәч районында булачак кандидатлар сайлаучылар белән очрашты.
-
Ел башыннан район юлларында 26 исерек машина йөртүче туктатылган
Агымдагы ел башыннан Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган 26 машина йөртүчене туктатканнар. Бу һәм шулай ук әлеге очраклар өчен каралган җәзалар турында Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мидхәт Әхәтов мәгълүматында.
-
Узган бәйрәм көннәрендә Питрәч районы юлларында 4 исерек машина йөртүче туктатылган
Агымдагы елның ике аенда Питрәч районы юлларында руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчене туктатканнар. Узган елда шул вакыт аралыгында 18 очрак теркәлгән. Спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр катнашлыгындагы юл хәләкәте очраклары да кимегән.
-
Төрле һөнәр вәкилләре булган питрәчлеләрне хоккей берләштерде
Алар профессиональ уенчылар түгел, алар һәвәскәрләр. Аңа да карамастан хоккейны ким уйнамыйлар. Бу көннәрдә сигез команда алкалы хоккей буенча район беренчелегендә катнашты.
-
“Питрәч йолдызчыгы” яңа яшь талантлар ачты
"Питрәч йолдызчыгы" район фестивале 11 ел үткәрелә. Быел аның сайлап алу турларында 1000 артык бала катнашкан. Шуларның 300 гала-концертта чыгыш ясады.