Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Музыкаль портал” фестиваленең финал өлешенә алты коллектив узды
Әлеге проект район авылларының 11 иҗат коллективын берләштерде. Питрәчтә "Музыкаль портал" фестивале узды. Ул инде икенче ел үткәрелә. Аның катнашучылары үзләрен көндәшләр дип санамыйлар. Бу бәйгедә дусларча мохит хөкем сөрә.
-
Иң күп тавыш җыйган фотосурәт җиңүче булды
"Алга" район газетасы үзенең сайтында чираттагы фотобәйге үткәрде. Бу атнада әлеге бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. Алар бәйге спонсоры "АзЭль" ҖЧҖ бүләкләр алдылар.
-
Һәрбер өченче питрәчле пенсия яшендә
-
Халык җыенына килмәгән питрәчлеләр акчалары нинди эшкә тотылганын белми калдылар
2016 елга район нинди социаль-икътисадый күрсәткечләр белән аяк басты? Бу турыда сүз халык җыеннарында бара. Мондый очрашулар районның берничә авылында инде үттеләр.
-
Бүген һәр өченче питрәчле пенсия яшендә
Әлеге кызыклы факт Пенсия фонды идарәсендә үткән киңәшмәдә яңгырады. Бу көнне Питрәч районы пенсия белән тәэмин итү хезмәте узган елга нәтиҗәләр ясады.
-
Питрәч районы мәктәп укучылары авыл хуҗалыгы белгечлекләрен сайлый
Узган атнада мәктәп укучылары "Ак барс - Питрәч" агрофирмасында булып кайттылар. Экскурсия инде традициягә кереп бара Алар авыл хуҗалыгы предприятияләренең ничек эшләүләре белән танышты. Шулай ук әлеге тармактагы перспектив вакансияләрне дә барладылар.
-
Районда “Тоннель” операциясе узды
3 сәгәть эчендә 10 кагыйдә бозу очрагы. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре үткәргән массакуләм тикшерүләр шундый нәтиҗәләр бирде. Операциянең максаты һәм кагыйдә бозу фактлары турында тулырак алдагы материалдан белерсез.
-
“Кино җырлары” фестивалендә Пановка авылы ансамбле гран при яулады
Питрәчтә "Кино җырлары" бәйгесенең икенче фестивале үтте. Район үзешчәннәре бу көнне танылган фильмнардан яраткан җырларны сәхнәләштерделәр. Тулырак алдагы сюжетыбызда.
-
Питрәчлеләрне Сәләмәтлек көннәре көтә
Сәләмәтлек, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф . Наратлыкта үткән Сәләмәтлек көненнән питрәчлеләр һәм район кунакларын нәкъ шундый уңай тәэсирләр белән кайтып киттеләр. Тулырак безнең материалда.
-
Питрәчтә барлык хезмәтләр өчен уку күнекмәләре узды
Янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм һәм районның башка хезмәтләре дә Питрәчнең үзәгенә берничә минут эчендә килеп җиттеләр. Барлык хезмәтләр дә уку күнекмәләрендә катнашты.
-
Православие христианнары Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр
Питрәч телевидениесенең иҗат төркеме 18 гыйнвардан 19 гыйнвар төнендә суны изгеләндерү йоласын башкару шаһитлары булдылар. Бәйрәм көнендә без Дүртөйле авылында булып каттык.
-
Питрәч районында техник культуралар өчен чәчү мәйданнарын арттырачаклар
Районда авыл хуҗалыгы семинары булып узды. Югары маржиналь техник культураларны, ә бу рапс, көнбагыш, кукурузаны ничек эшкәртергә. Бу сорауга Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстандагы фән-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров үз докладында зур игтибар бирде. Киңәшмәне район башлыгы Эдуард Дияров алып барды.
-
Халәк булган хәрби исеменә багышланган турнир
Районда милли көрәш буенча турнир үтте. Турнир өлкән лейтенант Мөнир Сөнгәтуллин исеменә багышланган иде. Ул узган елның февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
-
Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге нәтиҗәләр ясый
Машина йөртүчеләргә карата, шул исәптә исерек килеш руль артына утырган очраклар буенча, ничә административ материал төзелгән. Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мидхәт Әхәтов мәгълүматы.
-
Диния нәзарәте вәкилләре Питрәч районында булдылар
Шәле авылында Татарстан Республикасы Мөселманнарның Диния нәзарәте пропаганда бүлеге белгечләре "Иман нуры" кичәсе үткәрде. Әлеге очрашуга килүчеләр вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр тыңлады, борчыган сорауларын да бирә алдылар.