“Кыяр һәм помидор уңышлары”
«Барыбыз бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» профориентация юнәлешендә, Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән бергәләп, яшелчә үстерү эшен дәвам итәләр.
Бүген инде алар тырышлык белән хезмәт куйган җимешләренең нәтиҗәсен күрделәр, теплицада пешкән кыяр һәм помидор уңышларын җыйдылар. Мондый проектлар балаларга хезмәткә мәхәббәт уята, уз куллары белән нәрсә булса да эшләп була алу теләге уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа