“Татарстанның табигый тарих музеена сәяхәт”
25 август көнне Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр Татарстанның табигый тарих музеенда һәм кафеда булып кайттылар. Анда алар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүче, Татарстан Республикасының "Яшәүгә Хокук" иҗтимагый оешмасы оештырган "Җәй" хәйрия акциясе чакыруы буенча бардылар. Егетләр һәм кызлар волонтерлар белән бергә гаҗәеп галәм дөньясында булдылар һәм планетабызның үткәне,...
25 август көнне Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр Татарстанның табигый тарих музеенда һәм кафеда булып кайттылар. Анда алар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүче, Татарстан Республикасының "Яшәүгә Хокук" иҗтимагый оешмасы оештырган "Җәй" хәйрия акциясе чакыруы буенча бардылар.
Егетләр һәм кызлар волонтерлар белән бергә гаҗәеп галәм дөньясында булдылар һәм планетабызның үткәне, борынгы организмнар, бозлык чоры халкы белән таныштылар һәм борынгы балыкларны ашаттылар.
Сәяхәт 12 зал буенча барды. Һәркайсының үз исеме һәм аерым биреме бар иде. Биремнәрне балалар бик җиңел башкардылар, сораулар туса экскурсоводларга мөрәҗәгать иттеләр, алар әлеге чор турында җентекләп, матур һәм кызыклы итеп сөйләделәр.
Чара ахырында барысы бергә кафега киттеләр, анда безне хезмәткәрләр җылы каршы алдылар, барлык балаларга шарлар, һәр балага шәхси бүләкләр тапшырдылар.
Приют администрациясе шундый мавыктыргыч сәяхәт оештырган өчен "Яшәргә хокук" оешмасына зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа