Тиздән Питрәчтә яңа бассейн барлыкка киләчәк
Тиздән Питрәчтә төзеләчәк яңа бассейн территориясен инде биек койма белән киртәләп алдылар (участок фотода).
Бу урын Яшьләр урамында, авылның нәкъ үзәгендә - "Кыңгыраучык" балалар бакчасы ягына таба Питрәч беренче мәктәбе астындарак урнашкан. Объектны эксплуатациягә инде киләсе елга тапшырырга планлаштыралар.
Питрәчлеләр бассейн ачылуын түземсезләнеп көтәләр. Чөнки бу спорт белән шөгыльләнү һәм вакытны файдалы итеп уздыру өчен тагын бер мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа