Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

2026 елда диспансеризация программасында үзгәрешләр көтелә

Аның ешлыгы яшькә карап үзгәреп тора.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында быел диспансеризация процедурасына берничә үзгәреш кертелүе турында сөйләделәр.

Яңалыкларның берсе – 40 яшькә кадәргеләр арасында атеросклерозны профилактикалау өчен липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү. 21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шешен үстерү шансына йогынты ясый торган кеше папилломасы вирусы булуга тест өстәлгән. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләрен кулланып диспансеризация узарга рөхсәт иткәннәр.

Диспансерлаштыру ешлыгы яшькә карап үзгәреп тора. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен тикшерелергә. 2026 елда диспансеризациягә 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туучылар чакырыла.

Стандарт тикшерүгә буйны, авырлыкны, кан басымын үлчәү, кан анализлары, флюорография һәм ЭКГ керә. Җенесенә, яшенә һәм сәламәтлек торышына карап, өстәмә тикшеренүләр билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, хатын-кызлар өчен маммография яки яман шешкә тест узу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса