Алар олы йөрәкле шәфкать ияләре
Сәламәтлек саклау системасында алтмыштан артык табиб, ике йөзгә якын урта медицина белемле медицина хезмәткәрләре хезмәт куя.
Алар арасында югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булганнары да бар. Әлбәттә, аларның хезмәтләре моның белән генә түгел, ә коткарып калынган кеше гомерләре, меңнәрчә питрәчленең авыртуларны җиңеләйтү, медицина ярдәменә мохтаҗ булганнарга вакытында ярдәм күрсәтү белән дә бәяләнә. Бу якшәмбедә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Әлеге һөнәр ияләре эшенең төп үзенчәлеге шунда, медицина хезмәткәрләре ял һәм бәйрәмнәрдә дә тәүлек буе ярдәмгә килергә әзер. Алар гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска, һәрвакыт барысына да әзер булып торырга, игътибарлы, кешелекле булырга, камиллеккә омтылырга, оптимист булырга тиеш. Әмма бу җиңел түгел, синең янга бит үзенең авырту һәм моң-зарлары белән киләләр. Питрәч табиблары боларның барысын да яхшы белә.
Яраткан эшең белән шөгыльләнү үзе бәхет
Кощак табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Гүзәл Агафонованың эшен яратуы сизелеп тора, ул аның турында шулкадәр рухланып, дәртләнеп сөйли. Ул безнең районда 2012 елдан бирле эшли, Казаннан "Земский доктор" программасы буенча яшь белгеч буларак кайткан. Шуннан бирле үзен квалификацияле белгеч буларак күрсәтә, үз участогында пациентларының хөрмәтен һәм ышанычын яулаган. Бу Гүзәл Гомәровнаның үз тырышлыгы нәтиҗәсе.
Гүзәл Агафонова балалар һәм олыларны дәвалавына да карамастан, күңеле белән педиатр эшенә күбрәк тартыла. Ул яшьтән балалар белән эшләргә теләгән. Әмма педагог булып түгел, ә табиб буларак. Барысы да художестволы гимнастика белән шөгыльләнүдән башлана, тәҗрибәле яшь спортчы сабыйлар белән ритмика һәм пластика белән шөгыльләнә. Мәктәптән соң табиб һөнәрен сайлый. Аннан соң ул Казан поликлиникаларында эшли, шулай да күңеле белән гомерлеккә төпләнеп калырлык урын эзли. Питрәч районы шундый урынга әверелә дә инде. Гүзәл Гомәровна Кощакта эшли башлаганда декрет ялында була. Бу вазыйфаны - кечкенә кызларын тәрбияләүне Гүзәлнең ире Вадим үз өстенә ала, ул яраткан хатынының тормышын үзгәртеп, авылга күчеп кайтуын хуплый гына. Аны гаиләсе хәзер дә һәрьяклап хуплый һәм рухландыра. Ире аңа йорт эшләрендә дә, ике кызлары - Карина белән Кристинаны тәрбияләүдә дә булыша, ә алар, үз чиратларында, әниләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар.
Хәзерге вакытта медицина хезмәткәре өчен иң зур куаныч - пациентларының савыгуы, балалар белән эшләү, уңышлы дәвалауга китерүче төгәл диагноз кую.
- Хәзер кешеләр барысын да яхшы аңлый, алар интернет аша бик күп мәгълүмат ала - бу бик яхшы, бигрәк тә сүз кечкенә пациентларның ата-аналары турында барганда, - дип билгеләп үтте доктор. - Мин пациентларның күпчелеге белән бик тиз уртак тел табам, алар мин әйткәннәрне тыңлыйлар, үтиләр. Әлбәттә, билгеле бер кыенлыклар да бар, нигездә алар техник якка кагыла, мисал өчен амбулаториядә җайланмалар җитешми. Участок та зур бит - 5000 олы кеше һәм 900 бала. Шуңа да карамастан, эше рәхәтлек кенә бирә.
Хәзер Агафоновлар гаиләсе Питрәчтә үз йортлары белән яшиләр. Үз бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү белән дә мәшгуль алар. Хәзер табиб пациентларының гына түгел, үзенең дә сәламәтлегенә зур игътибар бирергә тырыша. Ул даими рәвештә йөгерә, спорт белән шөгыльләнә, дөрес тукланырга тырыша һәм һәркемгә дә шундый тормыш рәвеше тели.
Мин эштә дә гаиләдә дә бик бәхетле
- Мин мәктәптә укыганда ук медицина хезмәткәре булырга уйладым, - дип сөйли Питрәч поликлиникасының неврология һәм онкология кабинеты медсестрасы Елена Чернова. - Кечерәк чакта башка хыялым да бар иде, мин үскәч телефонист буллам, дия идем. Белмим ни өчендер, бәлки ул вакытта миңа бу һөнәр бик кызыклы булып тоелгандыр.
Безнең гаиләдә, әтием ягыннан медицина өлкәсендә эшләүчеләр күп иде, мин дә медсестра булам, дигән ныклы карарга килдем.
Мин тумышым белән Апас ягыннан, анда күршедәге Анюта апа шифалы үләннәр җыя торган иде, мин аңа булыша идем, аннан теге яки бу үләннең файдасы һәм дәвалау үзлекләре белән кызыксына идем.
Ул миңа кешеләрне төрле чирләрдән дәваларга ярдәм итүче үләннәр турында җентекләп сөйли торган иде. Миңа сигез яшь булганда безнең гаилә Питрәчкә күчеп килде, мин монда урта мәктәпне тәмамладым һәм 1990 елда дүрт иптәш кызым белән Яшел Үзән медицина училищесына укырга кердек. Аны уңышлы гына тәмамлап, диплом алдым һәм Питрәчкә кайттым. Юллама буенча Кибәч фельдшерлык-акушерлык пунктында эшли башладым. Ул вакытта авыл зур иде, эш тә җитәрлек иде.
Монда кешеләр бик яхшы, изге күңелле, шуңа да проблемалар булмады, шулай да беренче вакытларда яшь белгеч буларак миңа җиңел булмады. Медучилищеда алган белемнәр ярдәм итте. Каты авыручылар булганда Пановка һәм район үзәге хастаханәсеннән табиблар чакырдык. Кибәчтә ике ел эшләгәннән соң Питрәч район хастаханәсенә кайттым, монда белгечлегем буенча медсестра булып эшли башладым. Миңа олырак хезмәттәшләрем ярдәм итте, мин Антонина Григорьевага, Валентина Архиповага һәм Сәрия Гайнуллинага бик рәхмәтле.
1994 елда Михаил Черновка кияүгә чыктым, ул Питрәч ПМК-1дә шофер булып эшли иде. Ике малай үстердек, олысы Максим КАИны тәмамлый, кечесе Андрей техникумда белем ала.
Хәзер дә эш күп, йорт эшләре дә җитәрлек. Барысын да вакытында эшләргә кирәк, бүгенге эшне иртәгә калдырырга яратмыйм. Буш вакытларымда укырга яратам, бигрәк тә миңа сугыш, Совет халкының батырлыгы турындагы китаплар, язмалар ошый. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, минем гомеремнең егерме биш елын багышлаган яраткан эшем, гаиләм бар. Хезмәттәшләрем белән дә бик тату эшлибез.
Питрәч район үзәк хастаханәсе поликлиникасы сменага 375 кеше кабул итүгә исәпләнгән, 17 белгечлек буенча кабул итүләр алып барыла. Районда 127 койка, шулардан 89ы тәүлек буе, 38е көндез дәвалану өчен. Терапия, хирургия, травматология, гинекология, акушерлык, педиатрия, неврология, инфекция авырулары буенча стационар ярдәм күрсәтелә. Район сәламәтлек саклау системасында 61 табиб, 183 урта медхезмәткәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа