Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Армиягә китәр алдыннан питрәчлеләр коронавируска анализ тапшырачаклар

Пандемия белән бәйле рәвештә язгы чакырылыш сроклары күчерелмәячәк. Ул планлы вакытта узачак. 1 апрельдә башлана һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егет тормышында мөһим этап, дип юкка гына әйтмиләр. Биредә солдат тугры дуслар таба, рухи һәм физик яктан ныгый.
Быел чакырылышның барлык процедуралары пандемия шартларында мәҗбүри булган санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып үткәреләчәк.
Медтикшерүләр узганда вируска каршы куркынычсызлык чаралары: дистанцияне саклау, битлек режимын үтәү, бина һәм  егетләрне озатачак техникага  эшкәртү үткәрелә. 
Беренче чиратта, егетләр  медкомиссия уза. Шуннан соң сәламәтлеге буенча армиягә кемнәр барачагы билгеле була. Пандемия белән бәйле рәвештә хезмәт итү урынына  китәргә әзерләнүчеләр  мәҗбүри рәвештә  ковид-19га мазок тапшырырга тиеш булачак. Хәрби частька диагностик тест тискәре нәтиҗәләр күрсәткән кешеләр генә эләгәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса