Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Бөер авыруы, онкологиядән интегүчеләрнең дәвалау урынына бару чыгымнары компенсацияләнә

ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законына үзгәрешләр кертә торган канун проектын хуплады.

Хроник бөер авыруы һәм онкологиядән интегүче татарстанлыларның, керемнәре нинди булуга карамастан, дәвалау урынына бару чыгымнары компенсацияләнәчәк. 

«Мондый пациентларны дәвалауның әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле закон проекты әзерләргә күрсәтмә бирде», - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Элегрәк хроник бөер авыруы һәм онкологиядән интегүче гражданнарның дәвалау урынына бару чыгымнары гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме яшәү минимумының икеләтелгән күләменнән түбән булган очракта компенсацияләнә иде. Закон проекты нигезендә бу критерий гамәлдән чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса