Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Чыты авылы халкын мобиль флюорографта тикшерделәр

Профилактик тикшерү күп вакыт алмый

Питрәч районында диспансеризация тулы куәтенә бара. Ул Чыты фельдшеракушерлык пунктында да узды. Сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы – диспансеризацияне вакытында узу. Күп кенә чирләр башлангыч стадияләрдә симптомсыз уза, һәм сәламәтлекнең торышы турында нәтиҗәләрне бары тик үзеңне ничек хис итүдән генә чыгып ясау – зур ялгышлык. Чытыда яхшы традиция яши: биредә ел саен бар халык диспансеризация уза.

– Атна саен 20-30 кеше чакырып, тикшерүләр үткәрергә тырышабыз. Сәламәтлеге буенча ФАПка мөстәкыйль рәвештә килеп җитә алмаучылар өчен гадәттә алып килү оештырыла, урында яткан пациентларны өйләренә барып тикшерәбез һәм барлык кирәкле процедураларны үткәрәбез. Әгәр кешенең бер җире дә авыртмый икән – бу ул тулысынча сәламәт, дигән сүз түгел. Кайвакыт тикшерүдән соң проблемалар ачыклана. Чирне иртә стадиядә ачыклау – аны тизрәк дәвалау мөмкинлеге булу дигән сүз, – дип сөйләде Чыты ФАПы фельдшеры Айгөл Гайнетдинова.

Профилактик тикшерү күп вакыт алмый, ләкин организмның торышын тулы картина бирә. “Озак һәм актив тормыш” илкүләм пр о екты сәламәтлекне контрольдә тотарга ярдәм итә. Профилактик тикшеренүләрнең әһәмиятен статистика да раслый: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, профилактик тикшерүләр узган гражданнарның 70 процентка якыны йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычының ким дигәндә бер факторына ия. Безнең күбебез җитди проблемаларга китерергә мөмкин булган куркынычлар булуы турында хәтта шикләнми дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса