Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Эндокринолог калкансыман биз белән проблемалар булуны аңлатучы симптомнарны атады

Әлеге органның сәламәтлегенә тәэсир итүче куркыныч факторларны диспансеризация узганда ачыкларга мөмкин

Калкансыман биз – кечкенә, ләкин бик мөһим орган. Аның сәламәтлеген бик нык игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Татарстанлыларны сагайтырга тиешле симптомнар турында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табиб-эндокринологы Фәридә Насыйбуллина сөйләде.

«Калкансыман биз муен тирәсендә урнашкан. Әгәр муен тирәсендә нәрсә дә булса үсүен сизсәгез яисә якыннарыгыз калкансыман биз өлкәсендә ниндидер асимметрия барлыкка килүе турында әйтсә, барыннан да элек эндокринологка барырга кирәк. Тиреотоксикоз – бизнең функцияләре югары булганда – тән калтырау, эчке калтырау, аппетит яхшы булуга карамастан ябыгу, тирләү, йөрәк ритмы бозылу күзәтелергә мөмкин. Гипотериоз – бизнең функцияләре түбән булганда – симптомнар ул кадәр үк специфик түгел: хәлсезлек, йокычанлык, авыз эче кибү, шешенү, тән авырлык арту», - дип билгеләде табиб.

Фәридә Насыйбуллина ассызыклаганча, калкансыман бизне шулай ук хатын-кызларга йөкле чакта, бала тапканнан соң 4-6 ай узгач, йөккә узарга планлаштырганда тикшерергә кирәк. Моннан тыш, башына һәм муенына нурланыш тәэсире кичергән кешеләргә, башка авырулар сәбәпле амиодарон яки литий препаратлары кабул итүчеләргә, туганнарында аутоиммун авырулар булучыларга тикшеренү узу мәҗбүри.

Эндокринолог шулай ук диспансеризация узганда әлеге органның сәламәтлегенә тәэсир итүче куркыныч факторларны ачыкларга мөмкин, дип искәртте. Калкансыман бизнең ничек эшләвен бәяләү өчен тиреотроп гормон – ТТГ анализын тапшырырга була, шулай ук калкансыман бизне ультратавышлы тикшерү (УЗИ) ярдәмендә карау да нәтиҗәле булырга мөмкин. Әмма анализларның һәм утратавышлы тикшерүнең нәтиҗәләрен эндокринолог бәяләве мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса