Эпидемиолог гриппның ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булган билгеләрен атады
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
Гриппның авыр симптомнары барлыкка килгән очракта ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кирәк.
Табиб медицина хезмәткәрләрен кичекмәстән чакырырга кирәк булган билгеләрне атады:
- тән температурасы 40 градустан югары булу;
- аң буталу;
- сөйләм бозылу;
- көзән җыеру;
- хәрәкәтләр координациясе бозылу;
- тиредә кызыл таплар барлыкка килү;
- көчле баш авырту;
- буылу (сулыш җитмәү).
«Калган очракларда без фильтр-кабинетларга мөрәҗәгать итәргә яисә педиатр табибны өйгә чакырырга киңәш итәбез», — диде Лопушов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia