Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Яңа ел бәйрәмнәрендә питрәчлеләр 410 тапкыр ашыгыч ярдәм чакырган

Пациентлар күбесенчә югары температура һәм хәлсезлеккә зарланган

Питрәч район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте Яңа ел каникулларында 410 тапкыр чакыртылган.

Еш кына пациентлар югары температура һәм хәлсезлеккә зарланган – бу ОРВИның типик симптомнары. Әмма уңай тенденция дә бар: декабрьдә томау, йөткерү һәм авыруның башка билгеләре белән күп очраклар теркәлгән булса, гыйнварда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру кимегән.

Табиблар халыкка сәламәтлекләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерә һәм үзара аңлашуны сорый: гадәттәге салкын тию симптомнары булганда һәрвакытта да «03» чакыруы таләп ителми.

- Югары температураны башта өй шартларында үзең төшереп карарга кирәк. Ашыгыч ярдәм тын кысылу һәм көзән җыеру вакытында кирәк, - дип аңлата Питрәч үзәк район хастаханәсе медицина хезмәте башлыгы Илфат Галәветдинов. 

Ул ассызыклаганча, авыр булмаган симптомнар вакытында мондый тактика фельдшерларны ашыгыч очраклар өчен бушатырга ярдәм итә, алар җитдирәк халәтле пациентларга, мәсәлән, инсульт яки инфаркт вакытында тизрәк барып җитсеннәр өчен. Кан әйләнеше системасы авырулары чакырулар саны буенча икенче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса