Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Йөрәк авырулы кешеләргә эсседә бакчада эшләргә киңәш ителми

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.

Йөрәк авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр үз сәламәтлегенә, бигрәк тә эссе һава торышында, игътибарлы булырга тиеш. 

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче өлкән яшьтәге пациентларыбыз эш белән мавыгып китә. Еш кына безгә килгән пациентларның эссе һавада бакчада эшләгән булуы ачклана. Алар өчен анда эшләү бик мөһим, ләкин сәламәтлеген корбан итәрлек дәрәҗәдә мөһим түгел бит инде», – диде табиб.

Кардиолог иң эссе вакытта йөрәк һәм кан тамырларында хроник авырулар булган кешеләргә урамга чыкмаска киңәш итә. Кан басымы уйнаган очракта дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк.

Шулай да, Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, хәзер республика хастаханәләрендә йөрәк авырулары кешеләр күп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса