Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кан төркеме буенча иң озак яшәүчеләрне ачыклаганнар

Күптән түгел галимнәр шундый ачыш ясаган.

Каннары беренче төркемле булган кешеләр озаграк яши икән.

involta.media басмасында урнаштырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашлыганча, каннары беренче төркемле кешеләр йөрәк-кан тамыры авыруларына сирәк бирешә. Шул сәбәпле, алар озаграк яши дә.

Каннары икенче төркемле кешеләр исә еш кына нерв системасының тотрыксызлыгына дучар була икән. Аларның иммунитеты да чирләргә иң нык бирешүчән санала.

Каннары өченче төркемле кешеләр арасында ангина һәм отит кебек тамак, колак авыруларына бирешүчеләр, дүртенче кан төркемле кешеләр арасында исә Паркинсон авыруыннан интегүчеләр күбрәк икән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса