Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кәвәл авылыннан фельдшер Анна Шабакова аеруча исендә калган очраклар турында сөйләде

Анна Ивановнага 63 яшь. Ул пенсиядә, 40 ел инде туган авылында бер вазыйфада эшли.

Анна Ивановнаның беренче эш урыны – йогышлы авырулар хастаханәсе, икенчесе һәм, мөгаен, соңгысы – Кәвәл фельдшер-акушерлык пункты, монда ул шушы авыл егетенә кияүгә чыкканнан соң әйләнеп кайта. Бу 1983 ел була.

– Ул вакытта пациентлар күбрәк иде. Бер мең тирәсе булгандыр. Елына якынча 25 бала туа иде, – дип искә ала табиб.

Авылда 224 кеше яши. Әгәр берәр хәл килеп чыкса, алар шунда ук бердәнбер фельдшер янына йөгерә яки өйләренә чакыра, ә ашыгыч булса, төн уртасында аның йортының тәрәзәсен, йә ишеген шакыйлар.

ФАПка көн саен якынча 7-8 кеше килә.

Һәр пациентның үз авыртуы. Күбрәк кан басымы күтәрелүдән, ОРЗ, аллергиядән зарланалар. Әмма эш көннәре һәрвакытта да тыныч кына үтми. Эшләү дәверендә нинди генә очраклар булмады. 1985 елда Анна Ивановна бер хатынга өендә бала таптырган.

– Бервакыт урамнан чакыруга барган чакта, бәбиләр вакыты җиткән бер йөкле хатын-кызның утын ярганын күрдем. Берникадәр вакыттан соң миңа аның тулгагы башланганын хәбәр иттеләр. Шулай итеп аны бәбиләтергә туры килде. Барысы да әйбәт үтте, гаиләдә дүртенче бала булып сау-сәламәт кыз бала дөньяга килде. Аннары бала белән ананы хастаханәгә алып киттек, мин аларны үзем озата бардым, – дип искә ала Анна Ивановна.

Кешенең хәле начарлана башласа, янәшәсендәге кешеләр дә куркып, югалып кала. Ак халатлы кешеләргә дә мондый хисләр хас, ләкин алар үзләрен тыныч тотарга тиеш. Аларны бары тик бер нәрсә генә – пациентның үлеме генә шок хәлендә калдырырга мөмкин. Анна Шабаковага да моның аша узарга туры килә.

– Бер ир-атка инфаркт булды. Кызганыч, ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлде. Мин аны коткарып кала алмадым, – дип сөйли фельдшер. – Моны искә төшерүе дә бик авыр, бик озак бу турыда оныта алмадым, – ди ул.

Бәхеткә, авыр очраклар сирәк була, пациентларга һәрчак ярдәм күрсәтә алалар. Шуңа күрә, пенсиядә булуына да карамастан, Анна Ивановна эшләвен дәвам итәргә тели. Авылда эшне калдырырлык кешеләр дә юк бит, эшсез медиклар да юк, ә студентлар укуларын тәмамлаганнан соң эшкә шәһәр клиникаларына һәм хастаханәләренә урнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса