Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Хәтер начараюга китерүче ризыклар

Олыгайган саен хәтер начарлануына зарлана халык. Ә менә әлеге күңелсез хәлгә дөрес тукланмау китерә икән. Кайбер ризыклар хәтерне иләк сыман "тишек" итү белән беррәттән, баш мие эшчәнлеге өчен зур хәвеф тудыра, дип уртаклаша галимнәр.

Табиб һәм телевидениедә «Жить здорово!» тапшыруын алуып баручы Елена Малышева да бер тапшыруын әлеге темага багышлап, хәтерне бозучы һәм баш мие авыруларына китерүче азыкларны атады.
Сүз составында югары күләмдә холестерин һәм бакыр булган ризыклар турында бара. Бу җәһәттән табиб акмайны, дуңгыз итен, каймакны еш кулланмаска өнди. Киресенчә булганда, кешенең хәтеренә зур зыян килә. Бу күренеш кан тамырларының тараюы, шул сәбәпле баш миенә кислород килү азаю белән аңлатыла. Югары холестеринның начар йогынтысын статиннар ярдәмендә дәвалау таләп ителә, ди табиб.
Составында бакыр күп булган ризыкларга килгәндә, менә алар: бавыр, бөер һәм йөрәк, кешью. Хәтере начарлануга зарланучылар алардан бөтенләй баш тартырга тиеш.
Е һәм Д витаминнары күп булган продуктлар баш мие эшчәнлеген сакларга ярдәм итә. Боларга төньяк диңгезләрнең балыгы, үрдерелгән бодай шытымнары, тәрәч (треска) бавыры керә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса