Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Кибәк Иле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Модульле бина типовой проект буенча төзелгән.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов һәм Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Вәлиев килгән иде. Монда 184 авылдашына медицина хезмәткәрләре Гөлчәчәк Хәмиева һәм Гөлнур Сибгатуллина беренчел ярдәм күрсәтә алачак.

Модульле бина типовой проект буенча төзелгән. Уңайлы кабинетларда функциональ җиһазлар урнаштырылган. Яңа медицина объектын авыл халкы да югары бәяләде.

– Заманча медпункт барлыкка килүенә без бик шат, – диде Рәмзия Идиятуллина.

Ул ФАПның беренче пациенты булды. Кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң ук диярлек ул фельдшерга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Кан басымы күтәрелгән.

– Миңа 64 яшь, соңгы вакытта Гөлчәчәгебезне еш борчырга туры килә, – диде ул һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләренә сәламәтлек, уңышлар һәм һәрвакыт шундый ярдәмчел булып калуларын теләде. – Мин авыл медпунктында 2009 елдан бирле эшлим. Ул вакытта мин әле стажер идем, без бик иске бинада эшләдек, аннары клубка күчендек. Һәм, ниһаять, безнең үзебезнең заманча, яхшы җиһазландырылган бинабыз барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа ышанмадым. Авылларда шундый модульле ФАПлар төзи башлагач, авылыбыз бик кечкенә, бездә андый яңа бина төземәсләр инде, дип уйлаган идем. Менә төзеделәр, мин бу эштә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен, – дип сөйләде ул.

Элеккеге фельдшер Әнвәрия Сираҗиевага тагын да катлаулырак шартларда эшләргә туры килгән. Аны Чистай медицина училищесын тәмамлагач безнең районга эшкә билгеләгәннәр.

– 1963 елның 1 апрелендә баш табиб янына килдем. Ул мине Кибәк Иле авылына җибәрәм, диде. Анда радио да, ут та юк, анда нишләрсең, дип кире күндерергә теләүчеләр дә булды. Минем арттан җигүле ат җибәрделәр, шулай итеп мин бу авылга килеп төштем. Монда ике метрга өч метрлы бүлмә бирделәр, аннары инде берничә бина алыштырырга туры килде. Элек халык күп иде, Скородумовка һәм Щира авыллары да бар иде. Җәен дә, кышын да, яңгырда да, карда да җәяү йөрдем. Кайвакыт Скородумовкадан кайтканда, Кибәк Иле авылы күренеп торган посадкага барып кына җитәм: “Аня, аның тагы хәле начарайды!” – дип кычкыралар һәм мин кире шул авылга борыла идем. Ирем Нуретдин шофер иде, еш кына авыруларны илтергә, алып кайтырга булышты. Кайвакыт ярдәмгә чакырган вакытта минем сөт аерткан яки кер юган чагым була иде, андый чакта каенанам барысын да үзе эшләп бетерә иде. Мондый ирем һәм каенанам булмаса, мин эшли алмас идем, – дип сөйләде Әнвәрия Нурулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса