Көек авылы халкы кан тапшыра алачак
Үзең белән документлар булу зарур
19 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Көек авылы табиб амбулаториясендә (18 квартал, 3 йорт) җирле халык донор канын тапшыра ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.
Кан бирер алдыннан майлы ризык ашарга, аракы эчәргә, тәмәке тартырга ярамый.
Кан тапшырганнан соң донорга акчалата компенсация түләнәчәк. Хезмәткәргә шулай ук ике өстәмә ял көне бирелә. Хезмәткәр теләге буенча аларны еллык түләүле ялга кушылырга яисә ел дәвамында башка вакытта файдаланылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа