Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Май бәйрәмнәрендә медицина оешмалары ничек эшләячәк

Бу хакта Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Май бәйрәмнәрендә Татарстанның медицина учреждениеләре махсус эш режимына күчә.

Татарстан халкын 1-4 майда һәм 8-11 майда бәйрәм һәм ял көннәре көтә. Әмма дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәмен тәэмин итү өчен эшен дәвам итәчәк.

Стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк. Татарстанлылар олылар һәм балалар поликлиникаларына 8.00-18.00 сәгатьләрдә килә ала. Халыктан чакырулар кабул итү поликлиника эше төгәлләнергә бер сәгать кала тәмамланачак. Поликлиникаларда май бәйрәмнәрендә шулай ук диспансеризация һәм вакцинация үткәрелә, хатын-кыз консультацияләре дә эшен дәвам итә.

Олылар һәм балалар стоматология поликлиникалары 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшләячәк, ә тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары пациентларны яшәү урынына карамастан кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса