Медицина хезмәткәрләре көн саен алдынгы сафта
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән сөйләштек һәм ни өчен медицинаны сайлаулары һәм коронавирусның эшләренә тәэсире турында сораштык.
«Төзүче булырга теләгән идем…»
Светлана Чернованың хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язу бар: «Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге шәфкать туташы». Ул бөтен 37 ел гомерен яраткан хезмәтенә, кешеләрне дәвалауга багышлаган.
- Мин башта төзүче, архитектор булырга теләдем, - дип сөйли Светлана Ивановна. - Иркутск төзелеш институтына укырга керергә киттем. Юлда дусларымны, сыйныфташларны очраттым. Алар мине медицинага барырга үгетләде дә инде. Медучилищеда уңышлы гына имтиханнар тапшырып, шәфкать туташы булырга булдым. Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим.
Светлана Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә туып-үскән. Әти-әнисе Тегермән Тавы авылыннан, язмыш аларны Ерак Себергә илтә. 1985 елда гаилә яңадан туган ягына кайта, Светлана район үзәк хастаханәсенә терапия бүлегенә урнаша. 2013 елдан ул өлкән шәфкать туташы.
- Миңа бәхет елмайды, мин Владимир Сысоров, Александр Курмышев кебек искиткеч кешеләр, табиблар, бүлек мөдирләре белән эшләдем, хәзер Галия Фәттахова белән. Гомер буе өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Александра Артюхинаны үз остазым дип саныйм. Миңа хезмәттәшләрем Лидия Бикмөхәммәтова, Фәридә Баһаветдинова белән эшләү уңайлы. Мин инде үзем дә яшьләргә остаз булып торам, минем кул астымда Минзия Сираева, Ольга Алексеева һәм башка бик күпләр тәҗрибә туплады.
Минем төп бурычым - тәртипне, графикны, бүлектәге персоналның эшен күзәтү, медикаментлар белән тәэмин итү. Җаваплылык бик зур.
Җитәкчелек, хезмәттәшләре, пациентлар сүзләренә караганда, Светлана Чернова үз вазыйфаларын җиренә җиткереп намус белән башкара.
«Без бөтен көчебезне мобилизацияләдек»
Рузалия Гәрәева кечкенә чагында ук туганнары турында кайгыртырга яраткан. Кемгә дә булса салкын тисә, кыз үләннәр белән кайнар чәй ясарга ашыккан, буыннар авыртканда – ул инде кулына мазь алып «авыру» янына йөгерә торган булган…
- Мин Казанда туып-үстем, башта җирле педучилищеда, аннары медкөллияттә белем алдым. Хезмәт эшчәнлегем 1977 елда Казан ашыгыч ярдәмендә башланды, анда 22 ел эшләдем. Аннан гаиләбез белән Питрәч районына килеп төпләндек. 10 ел Кибәк Илендә фельдшер, ФАП мөдире булып эшләдем. Туксанынчы еллар ахырында Питрәчтә фатир алдык, шунда ук үзәк район хастаханәсенә урнаштым, - дип сөйләде Рузалия апа.
Һичшиксез, фельдшер вазифасы бик җаваплы, белгечләргә җиңел түгел, ә хәзер бигрәк тә.
- Әлбәттә, чакырулар артты. Без бөтен көчебезне мобилизацияләдек. Теләсә кайсы вакытта чакыру килергә мөмкин. Без шунда ук барысын да калдырып, чакыру булган урынга ашыгабыз, - дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.
Рузалия Солтанәхмәтовна тыныч кына, чиста намус белән лаеклы ялга китә ала, әмма аны монда нәрсә тотуын ул үзе дә белми.
- Үз эшеңә бирелгәнлектер мөгаен, - ди фельдшер.
«Кешеләргә ярдәм итәргә телим»
«Мин үз эшемне яратам», - дип кабат-кабат әйтте Рәзифә Фәрдегаләмовна, әңгәмәбез барышында. Ул район үзәк хастаханәсендә 30 ел хезмәт куя һәм әлегә үз эшен калдырырга җыенмый.
- Эшемнән башка яши алмам кебек, - ди Рәзифә апа. - Бервакыт эштән китеп карадым, әмма түзмәдем, ярты елдан соң кире кайттым.
Рәзифә Әхмәтшина Саба районында туган, Яшел Үзән медицина училищесында белем алган. Питрәчкә кияүгә чыга, яшь гаилә Ленино-Кокушкино авылында яши башлый һәм 1990 елда район үзәк хастаханәсенә килә.
Бары бер ел гына ул шәфкать туташы буларак стоматология бүлегендә, калган 29 елын фельдшер булып эшли. «Нигә медицинаны сайладың?» дигән сорауга кыска гына җавап бирә:
- Мин үз эшемне яратам. Кешеләргә ярдәм итәргә телим. Без, мөгаен, иң кирәкле кешеләрдер.
Хәзер үзләренә бик авыр булуын танырга теләмәсә дә, эшләренең тагын да артуын кире какмый.
- Берни дә эшли алмыйбыз. Кешеләр үз сәламәтлекләрен сакласалар, үз иминлеге турында уйласалар, кагыйдәләрне үтәсәләр, безгә дә җиңелрәк булыр иде, - ди ул.
«Курку һәм дулкынлану хисләрен акрынлап җиңә барам»
Ландыш Хисамованы курыкмыйча безнең Питрәч кешесе дип атарга була. Ул Әлки районында туа, ә бер елдан әти-әнисе Ленино-Кокушкино авылына күчеп килә. Әнисе Гүзәл Илгиз кызы бөтен гомерен медицинага багышлаган, кызы да шул ук юлны сайлаган.
- Мәктәптән соң мин Казан медицина көллиятенә дәвалау эше белгечлеге буенча укырга кердем. Аны тәмамлагач, шунда ук район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым.
Бу 2006 ел була. Аны ашыгыч ярдәмгә 2008 елда күчерәләр.
- Ул вакытта бик күп аварияләр булды. Мин юл-транспорт һәлакәтләре урыннарында коточкыч картиналар күрдем. Аларны күрү шулкадәр авыр иде, кайчагында эшне ташлап качасы килде. Әмма «Әгәр мин булмасам, хәзер аларга кем ярдәм итәчәк?» дигән уй тынгылык бирми иде миңа. Үземне кулга алып, кешеләрне коткарырга бара идем. Мин курку һәм дулкынлану хисләремне акрынлап җиңә барам, шуңа да хәзергәчә эшлим. Вакытлар узу белән характер һәм нервлар ныгыды, - дип билгеләп үтә Ландыш Илдус кызы. Коронавирус барлыкка килгәч, аны кабат курку биләп ала. Әмма җитәкчелек ярдәме, тәҗрибәлерәк коллегаларның киңәшләре һәм куркынычсызлык чаралары ярдәмендә тынычлана төшкән ул.
- Безне махсус саклагыч костюмнар белән тәэмин иттеләр. Мин үземне ышанычлы хис итә башладым, курку акрынлап кими. Без көндезге һәм төнге сменаларда 12шәр сәгать эшлибез, эш күп, тик мин бирешмим, үземне кулга алам. Бу һөнәрне үзем сайладым бит, димәк, аны лаеклы башкарачакмын, - ди медицина хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia