Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Медицина хезмәткәрләре лаеклы бүләкләрен алды

Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан район башлыгы Илһам Кашапов һәм Питрәч район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев медицина хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Алар медицина өлкәсендә эшләүчеләргә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, грамоталар, күкрәк билгеләре, үз исемнәреннән, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Поликлиниканың участок табиб-терапевты Илнар Мансур улы Галиәхмәтовны, район үзәк хастаханәсенең инфекцион палата бүлегенең шәфкать туташы Светлана Борисовна Селящеваны, Званка фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлйөзем Илачетдин кызы Яруллинаны «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән бүләкләделәр.
Көлкәмәр фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Татьяна Анатольевна Афанасьевага, район үзәк хастаханәсе хирургия бүлегенең операцион шәфкать туташы Ольга Геннадьевна Мокшинага, клиник-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты Фәния Харис кызы Шаһабиевага, административ-идарә персоналы Лилия Илсур кызы Филипповага һәм Шәле табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Гүзәлия Әнвәр кызы Хәмидшинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.
Район үзәк хастаханәсе неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Светлана Сергеевна Грининага, поликлиниканың табиб-стоматологы-терапевты Альбина Риверовна Кнайновага намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәтен белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса