Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы демографик күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Вәлиев хәбәр итте

Питрәчтә ел саен үткәрелә торган район медицина советы узды, анда сәламәтлек саклау системасының еллык эшенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән Питрәч район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Вәлиев уртаклашты.

– Марат Хаҗибович, район елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады?

– Без тирәнтен диспансерлаштыру, олыларны һәм балигъ булмаганнарны профилактик тикшерү планын үтәдек. Хисап чорында Кибәч һәм Кәвәл авылларында яңа медицина объектлары – ФАПлар, Питрәч район үзәк хастаханәсендә күптән көтелгән маммография кабинеты ачылды. Хәзер һәр хатын-кыз бездә тулы тикшерү уза алачак.

Иң мөһиме, бездә уңай демографик хәл саклана, Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында туучылар саны буенча күрсәткечләр иң югарысы һәм үлүчеләр буенча иң түбәне. Кан әйләнеше системасы, онкология авыруларыннан һәм башка сәбәпләрдән үлүчеләр саны аз. Әмма сулыш органнары һәм эндокрин системасы авыруларыннан үлүчеләр саны аз гына арта. Республика районнары арасында йөрәккан тамырлары, ашкайнату, сулыш алу системалары авыруларыннан һәм яман шештән сирәгрәк үләләр. Ләкин, проблемалы моментлар да бар. Нерв һәм эндокрин системалары авыруларыннан эшкә яраклы кешеләрнең һәм сабыйларның үлеме һәм гомуми үлем артты.

– Актив торак төзелеше хисабына җирле халык саны арта, димәк, пациентлар саны да арта.

– Әйе, 2017 елда районда 34 мең кеше теркәлгән булса, 2023 елда 64 меңгә җиткән. Бу ике тапкырга артык диярлек. Шул ук вакытта медицина учреждениеләрендә беркетелгәннәр саны 41 мең, шуларның алты меңе 2023 елда беркетелгән. 20 меңгә якын кеше безнең карамакта түгел. Без аларның кайда тикшеренүләре, кайда диспансеризация узулары турында белмибез.

– Халыкның өчтән бере яшәү уры - ны буенча медицина учреждениеләренә беркетелмәгән булса да, бу 41 мең кеше дә бик күп? Аларны ничек колачлап бетерәсез?

– Җитмәгән кадрларны – 30 табибны һәм бер ашыгыч медицина ярдәме фельдшерын эшкә җәлеп итүгә ирештек. Кадрлар проблемасын хәл итәргә “Земский доктор” программасы ярдәм итә. Районның шәһәргә якын урнашуы да үз өлешен кертә. Әмма әле участок педиатры, онколог, офтальмолог, уролог кирәк. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы 74 мең сумга, урта персоналның 41 мең сумга кадәр арткан. Якын арада төп бурычларның берсе – кадрлар мәсьәләсен хәл итү.

– 2024 елга тагын нинди максатлар куелды?

– Планнар, чынлыкта, бик зур. Иң мөһиме, гомуми үлемне киметү буенча максималь күрсәткечләргә ирешергә, диспансерлаштыруның барлык төрләре буенча планны үтәргә, профилактик тикшерүләр үткәрергә кирәк, чөнки бу, үз чиратында, питрәчлеләрнең сәламәтлек торышына тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса