Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында олыларны диспансерлаштыру башланды

Диспансеризация кабинеты дүшәмбедән шимбәгә кадәр эшли

Диспансеризация кабинеты дүшәмбедән җомгага кадәр 8 сәгатьтән 16 сәгатькә, шимбә көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр эшли

Питрәч район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 105 нче кабинеты янында һәр көн җанлылык хөкем сөрә. Чөнки кайберәүләр 2024 елны диспансеризациядән – олыларга комплекслы медицина тикшерүе үткәрүдән башладылар. Табиблар гадәттә эш көннәрендә 30га якын кеше кабул итәләр иде, әмма яңа елның башыннан ук күпләп килү күзәтелә: кайсы көнне алар алтмышка җитә.

– Статистика бу - енча төрле яшьтәге кешеләрнең үлеменең төп сәбәпләре булып йөрәккан тамырлары, онкология, эндокрин һәм үпкә авырулары тора, – дип санап үтте район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Вәлиев. – Диспансеризациянең төп максаты авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм аның үсеше куркынычы факторларына төзәтмәләр кертү. Чөнки авыруларны вакытында ачыклап кына аны башлангыч стадиядә үк, кеше гомеренә тәэсир иткәнче дәвалап була, – дип билгеләп үтте ул.

Диспансеризация гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү кысаларында үткәрелә, анда планлы һәм өстәмә тикшеренүләр керә. Мәсәлән, ЭКГ, флюорография һәм кан анализлары. Табиб-белгечләр үзләре авыллардагы фельдшеракушерлык пунктларына, район предприятиеләренә һәм учреждениеләренә баралар. Узган елда Ленино-Кокушкино авылының кошчылык комплексында гына да предприятиенең 450 хезмәткәренә диспансеризация үткәргәннәр. Ә быел хезмәт коллективларына медицина тикшерүе үткәрү турында килешүләр районның барлык оешмалары белән төзелде.

Медицина хезмәткәрләре исегезгә төшерә, диспансеризация – ирекле эш булса да, даими тикшерү үтү инвалидлык һәм үлемнең төп сәбәбе булган иң куркыныч авырулар үсеше ихтималын шактый киметергә яки дәвалау нәтиҗәлерәк булганда аларны үсешнең башлангыч этабында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Диспансерлаштыру бушлай, паспорт һәм медицина полисы буенча үткәрелә.

Өлкән буын

Район үзәк хастаханәсе халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк аз хәрәкәтләнүче питрәчлеләрне амбулаториягә, фельдшер-акушерлык пунктларына һәм поликлиникага комплекслы тикшерүгә алып килә. 2023 елда 1869 өлкән буын вәкиленә шундый хезмәт күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса