Питрәч үзәк район хастаханәсе һәм Көек амбулаториясе озайтылган эш графигына күчте
Хәзер пациентлар эш көне тәмамланганнан соң уңайлы вакытта табибка кабул итүгә эләгә алачак.
Питрәч үзәк район хастаханәсе һәм Көек табиб амбулаториясе ике сменалы эш режимына күчте.
Яңа график нигезендә, медицина учреждениеләре пациентларны эш көннәрендә 8 дән 20 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Шимбә көннәрендә поликлиникалар 8 дән 13 сәгатькә кадәр эшләячәк. Якшәмбе ял көне булып кала.
Озайтылган эш графигы эшләүче райондашларыбыз өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен кертелде. Хәзер пациентлар эш көне тәмамланганнан соң уңайлы вакытта табибка кабул итүгә эләгә алачак.
Медицина учреждениеләренең ике сменалы эшенә күчү республикада сәламәтлек саклау системасын оптимальләштерү һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту программасының бер өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia