Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч үзәк хастаханәсендә маммография кабинеты ачтылар

Әгәр районда яшәүче хатын-кызлар бу аппаратта сәламәтлекләрен тикшерергә теләсә, бу хакта үзеңнең участок терапевтына хәбәр итәргә кирәк

Хәзер район сәламәтлек саклау системасының үз маммографы бар. Бу цифрлы җайланма, аның ярдәмендә рентген ысулы белән иртә стадиядә күкрәк бизенең авырулары ачыклана: зарарсыз һәм яман шешләр, фиброз-кистоз мастопатиясе, кальцинатлар.

Маммографик тикшерү 40 яшьтән өлкәнрәк пациентларга диспансеризация кысаларында, ә патологияләр барлыкка килсә беренчел онкология кабинеты табибы күрсәтмәләрен билгеләгәндә елына бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Әгәр районда яшәүче хатын-кызлар бу аппаратта сәламәтлекләрен тикшерергә теләсә, бу хакта үзеңнең участок терапевтына хәбәр итәргә кирәк. Кирәк булса, ул сезгә юллама бирәчәк. Җайланмада рентгенны лаборант үткәрә, аннары фотоның төп нөсхәсен рентгенолог-табибка тапшыра.

– Маммографиянең мөмкинлекләре УЗИга караганда югарырак, аның нәтиҗәсе төгәлрәк. Безнең маммограф үзәк медицина сурәтләре архивы белән бәйле, бу республика белгечләренең консультациясен дистанцион рәвештә алырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте нур диагностикасы бүлеге мөдире, табиб-эндоскопист Илдар Сабиров. – Авыру тизрәк ачыкланган саен, авыруны дәвалау җиңелрәк уза. Башлангыч стадияләрдә ачыкланган онкопатология безнең көннәрдә дәвалана һәм тулы һәм сыйфатлы тормышка мөмкинлек бирә. Алга таба күкрәк бизенең формасын һәм күләмен торгызырга мөмкинлек бирә торган реконструкция, пластика мөмкинлекләре бар, – дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса