Питрәч хастаханәсе һәм районнның сәламәтлек саклау тармагы тарихыннан
Медицинаның беренче маяклары турында
Сәламәтлек саклау отличнигы Наталья Ксенофонтованың районда узган гасырда эшләгән медиклар турындагы материаллар циклын дәвам итәбез.
Безнең хастаханә тарихында Поляковлар-Сазоновларның хезмәт династиясе булган һәм әле дә дәвам итә.

1979 ел. Полякова Мария Филимоновна. / Фото Питрәч район үзәк хастаханәсе архивыннан
Полякова Мария Филимоновна 1947 елда Питрәчкә килә. Башта санитарка, ә 1951 елдан медицина статисты булып эшли. 1966 елда безнең хастаханәдәге шәфкать туташлары курсында шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә һәм 1992 елга кадәр районның өлкән фельдшеры һәм медицина статисты булып эшли. Нәкъ менә аңардан мин кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге турындагы цифрларга җаваплы карарга өйрәндем. Мария Филимоновна 1973-1982 елларда “Кызыл Хач” җәмгыятенең район комитетын җитәкли. Районда түләүсез донорлык хәрәкәтен актив үстерә. Ашыгыч авыруларга ярдәм күрсәтү өчен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җәлеп итә алган актив донорларның төгәл исәбе алып барыла. Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча санитария дружиналары әгъзаларын әзерләүне оештыру буенча зур хезмәт куела. 1978 елда Мария Филимоновна “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Аның зур хыялы тормышка аша – кызы Любовь медицина институтын тәмамлый һәм Новочебоксарскида педиатр булып эшли.
1953 елда районга Мария Филимоновнаның сеңлесе – Сазонова Зоя Филимоновна килә. Башта ул шәфкать туташы булып эшли. 1968 елда хастаханәдә биохимия лабораториясе ачыла, анда Зоя Филимоновна 20 ел хезмәт куя. Без аны бик җаваплы һәм оста белгеч буларак хәтерлибез. Ул чор лаборантлары тарафыннан яхшы традиция салынган, аларның кагыйдәсе бүгенге көнгә кадәр яши “Сирәк патология таптым – ашыгыч рәвештә табибка шәхсән барам”.
Язмышка шулай язылгандыр, Зоя Филимоновнаның кызы, “Колокольчик” балалар бакчасының күпләргә таныш тәрбиячесе Людмила Степановна, 1941 елга кадәр район сәламәтлек саклау бүлеген җитәкләгән, аннары 1942 елның мартында Бөек Ватан сугышына киткән Павлов Александр Георгиевичның оныгы Юрий Павловка кияүгә чыга. Районга кайткач, Александр Георгиевич яңадан район сәламәтлек саклау бүлеген җитәкли, аннары Питрәч хастаханәсендә фельдшер булып эшли. Менә шундый вакытлар һәм буыннар бәйләнеше!
1976 елда хастаханәгә акушер булып эшкә Мария Филимоновнаның килене Нина Григорьевна килә, ул 29 ел бала тудыру бүлегендә өлкән акушерка була. Шул ук вакытта ул 10 елдан артык район медицина хезмәткәрләре профсоюзы советын җитәкли. Уйлап һәм гадел карар кабул итә белүе, һөнәри осталыгы, инициативасы белән ул барысын да: бүлекне тәртиптә тотарга, медицина хезмәткәрләренең һөнәри конкурсларын оештырырга, үзешчән сәнгатьтә катнашырга өлгерә. Хәзер участок шәфкать туташы булып аның килене Юлия Полякова эшли, ә Юлиянең сеңлесе Евгения Антонова хирургия бүлегендә.
Аларның гомуми стажы 150 елдан артык. Династия дәвам итә…
Район сәламәтлек саклау өлкәсендә гомуми эш еллары буенча Василовлар-Филипповлар-Шакировлар гаиләсен дә рекорд куючылар рәтенә кертергә була – алар исәбендә 226 ел. 1974 елдан 2009 елга кадәр бала тудыру бүлегендә тырыш һәм җаваплы акушерка Филиппова Наталья Ивановна эшләде.

1978 ел. Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге коллективы. Арткы рәттә сулдан беренче Филиппова Наталья Ивановна. / Фото Питрәч район үзәк хастаханәсе архивыннан
1978 елдан 2018 елга кадәр Василова Фәридә Муллахмәт кызы бухгалтер, шуның 31 елын үзәкләштерелгән бухгалтериядә баш бухгалтер булып эшли. Бүген бу вазифада аның кызы Лилия Илсур кызы. Бу елларда бухгалтерлык хисабында тулысынча тәртип тәэмин ителә, эшкә килүче барлык баш табиблар алардан финанс дисциплинасына өйрәнәләр, табибларны бит моңа өйрәтмиләр.
Филиппов Николай Иванович (Наталья Ивановнаның ире) 32 ел ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшләгән, бүген аның эшен ике улы Андрей һәм Максим дәвам итә. 1994 елда Лилия белән Андрей өйләнешә. Шулай итеп ике гаилә династиясы барлыкка килә. Баш табибның административхуҗалык часте буенча урынбасары булып 13 ел Фәридә Муллахмәт кызының туганнан туган энесе Шакиров Руслан Роберт улы эшли. Бу гаилә әгъзалары сантехник, санитар, бухгалтер булып эшләделәр.
Бүген Ленино-Кокушкинода яшәүчеләргә участок терапевты Филиппова-Зәйнетдинова Карина Андреевна, Наталья Ивановнаның һәм Фәридә Муллахмәт кызының оныгы хезмәт күрсәтә. Карина Андреевна белемле, җаваплы табиб, дип әйтсәм, бу участокта яшәүчеләр мине хупларлар гына дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia