Питрәч хастаханәсенең һәм районнның сәламәтлек саклау тармагының тарихыннан
50 нче елларда табиблар нинди авыруларга каршы көрәшкән һәм питрәчлеләрнең сәламәтлеге сагында хезмәт иткән өчен кемнәр бүләкләнгән
1963 ел. Питрәч хастаханәсе коллективы. Өченче рәттә уңнан өченче – Захарова Мария Григорьевна. / Фото Питрәч район үзәк хастаханәсе архивыннан
Бүген Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Сәламәтлек саклау отличнигы Наталья Ксенофонтованың узган гасырда эшләгән район медиклары турындагы материаллар циклын дәвам итәбез.
Копыловлар-Захаровлар-Левицкийлар гаиләсе тарихы 1950 елларга барып тоташа, ул вакытта Колай табиблык амбулаториясендә табиб Копылова Нина Григорьевна һәм шәфкать туташы Захарова Мария Григорьевна бергә эшләгәннәр. Шулай килеп чыга, бүгенге көнгә кадәр әлеге ике хатынның нәсел варислары районның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя.
Нина Копылова 1938 елда Казан медицина институтын тәмамлый һәм башта 1941 елга кадәр Алабуга шәһәрендә балалар амбулаториясендә табиб булып эшли. 1941-1944 елларда Свияжски хастаханәсе мөдире була, ә 1944- 1945 елларда Свияжски госпиталендә эшли, анда булачак ире Иосиф Левицкийны очрата. Анда ул контузиядән соң дәваланган була. Нина Григорьевна Колай табиблык амбулаториясе мөдире булып 1948 елдан 1952 елга кадәр эшли. Аннары ул 1957 елга кадәр Питрәч районы сәламәтлек саклау идарәсе мөдире булып эшли, офтальмолог эшен бергә алып бара – 1969 елга кадәр диярлек бу белгечлек буенча эшли.
Ул вакытта халыкның төп бәласе трахома була һәм, әлбәттә, районның сәламәтлек саклау оешмасының беренче елларыннан ук бу проблемага зур игътибар бирелә. Әмма төп планлы эш 1949 елдан соң гына җәелдерелә. Районда тугыз трахоматоз пункты ачыла. Барлык медицина хезмәткәрләре һәм табиблар авыруларны иртә ачыклау һәм авыруның таралуын кисәтү максатыннан хуҗалыкларны карап чыгалар. Питрәч, Пановка һәм Рус Казысы хастаханәләрендә трахоматоз авыруларны дәвалау өчен махсус койкалар бүлеп бирелгән. Бу эшне оештыру район сәламәтлек саклау мөдире, окулист Нина Копылова өстенә төшә. Һәм инде 1959 елга районда бу авыру очрагы бик аз калган. Шәле, Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәрдә трахоматоз пунктлары хезмәткәрләренә бу уңайдан акчалата премия бирелә. Нина Григорьевнаны “Хезмәттәге аерымлыклары өчен” медале белән бүләклиләр. 1964 елда Татарстан өлкә партия комитеты секретаре аңа районда трахоманы бетергән өчен исемле алтын сәгать тапшыра.
Захарова Мария Григорьевна Колай табиблык амбулаториясендә 1963 елга кадәр, аннан соң тагын 22 ел Питрәч хастаханәсенең педиатрия бүлегендә эшли. 1995 елдан бүгенге көнгә кадәр район үзәк хастаханәсе коллективында баш табибның икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары булып Мария Григорьевнаның оныгы Елена Левицкая эшли. Ул ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы икътисадчыларның берсе дип танылды. Административ-хуҗалык өлеше буенча урынбасары булып Нина Копылова-Левицкаяның оныгы Эдуард Левицкий эшли. Ашыгыч ярдәмдә Мария Григорьевна һәм Нина Григорьевнаның оныкчыгы Инесса Кузина эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа