Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч хастаханәсенең һәм районыбызның сәламәтлек саклау тармагының тарихыннан

Медицинаның беренче маяклары белән таныштырабыз

Шәфкать туташлары курсларында укучылар.

Максим Буйлин вакытында район үзәк хастаханәсенең “иске территориясендә” балалар һәм бала тудыру бүлекләре, поликлиника төзелә, беренче санитария автотранспорты сатып алына һәм беренче ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм пункты ачыла. Максим Викулович һәм аның хезмәттәшләре турында безгә Питрәч якташлар җәмгыяте президенты Наталья Ксенофонтова язды.

1928 елда Питрәчтә хастаханә ачыла. Аның өчен авылдагы иң яхшы бинаны – чүлмәк ясау остаханәсен бирәләр. Хәзер бу бинада православие храмы урнашкан. Ул вакытта биредә авыруларны кабул итәләр, терапия, хирургия, бала тудыру койкалары һәм балалар өчен койкалар була.

Бу вакытта безнең район территориясендә инде ике земство хастаханәсе булган, беренчесе Рус Казысы хастаханәсе, ул 19 гасырдан бирле эшли, икенчесе Пановка хастаханәсе, аңа 1863 елда нигез салынган. 1929 елда Татар Тау Иле авылында медпункт ачыла.

Питрәчтә хастаханә ачылганнан бирле аны төрлечә атыйлар. Башта аны Питрәч хастаханәсе диләр, 1948 елдан 1957 елга кадәр район хастаханәсе, 1960 елга кадәр Питрәч дәвалау-профилактика берләшмәсе, хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе дип йөртелә.

Безнең хастаханәнең беренче җитәкчесе Никольский Алексей Иванович була, ә барлыгы утыз җитәкче исәпләнә. Алар арасында тәҗрибәле кешеләр, оста оештыручылар, медицинаның төрле өлкәләрендәге белгечләр күп. Аларның өчесе – Павлов А.Г., Гликман Л.М., Бурцева З.П. Бөек Ватан сугышында катнашканнар, Зоя Петровна сугышның беренче аенда ук фронтка китә һәм Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1932-1937 елларда хастаханә белән белеме буенча хирург Филиппов М.И. җитәкчелек итә. Ул безнең районда беренче хирург. Нәкъ менә ул хастаханәнең төп бинасының сул канатында беренче операция бүлмәсен оештыра – бу операция блогы безгә 1999 елга кадәр - хастаханә яңа территориягә күчкәнче хезмәт итте.

Безнең хастаханәнең ике баш табибы, районыбызда уңышлы эшләгәннән соң, бүген республика учреждениеләрен җитәклиләр, Илгиз Һидиятов – Республика онкология диспансерын, Ренат Уткельбаев – Республика наркология диспансерын.

Максим Буйлин “ТАССРның атказанган табибы” дигән мактаулы исемне 1967 елда, Питрәч районының баш табибы буларак ала.

1958 елдан 1968 елга кадәр бездә баш табиб булып Максим Викулович Буйлин эшли. Ул 1930 елда Чувашия республикасында туган, 1957 елда Казан медицина институтын тәмамлаган һәм Саба, Лаеш районнарында табиб-хирург булып эшләгән. 1958 елда Питрәч районының баш табибы итеп билгеләнә, ун ел биредә эшли. 1968 елда ул Республика клиник хастаханәсенең (халыкта “Иске клиника”) баш табибы итеп билгеләнә. Питрәч районында эшләгәндә хастаханәнең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирә, бу 10 ел эчендә район үзәк хастаханәсенең “иске территориясендә” балалар һәм бала тудыру бүлекләре, поликлиника төзелә, хастаханә беренче санитар автотранспорт сатып ала, беренче ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм пункты ачыла.

1964 елда Максим Буйлин хастаханә каршында Кызыл Хач җәмгыятенең шәфкать туташлары курслары оештыра, аларны хастаханә табиблары укыта. Шуның нәтиҗәсендә районда 60ка якын хатын-кыз “шәфкать туташы” һөнәрен ала һәм соңыннан 30 елдан артык алар районның урта медицина хезмәткәрләре коллективының төп нигезе була. Алар арасында Батманова С.Р. 31 ел хезмәт эшчәнлегенең 18 елын хастаханәнең баш шәфкать туташы булган, Архипова В.Б. 40 ел үзәк хастаханәдә эшләгән, шулардан 28 елын поликлиниканың өлкән шәфкать туташы, Демидович Н.Т. 9 ел хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы булып эшләгән, Куранова А.К. 13 ел йогышлы авырулар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли, Полякова М.Ф. 41 ел медицина статистигы булып эшли, районда әлеге хезмәткә нигез салучыларның берсе була. Без аннан цифрларны хөрмәт итәргә өйрәндек, алар артында кешеләр һәм аларның сәламәтлеге тора бит.

Моннан тыш, 1958-1968 елларда хастаханәдә беренче биохимия лабораториясе, беренче функциональ диагностика кабинеты, ә районның иң зур авылы Шәледә участок хастаханәсе ачыла.

Максим Викулович хезмәттәшләре һәм районыбыз халкы арасында ихтирам казана, ул югары квалификацияле хирург, алдан күрүчән оста оештыручы һәм бик ярдәмчел кеше була. Ул хирургия авыруларына тәүлек буе ярдәм күрсәтү фонында зур эш башкара. 1968 елдан 1986 елга кадәр, 18 ел дәвамында ул Республика клиник хастаханәсенең баш табибы була. Аның җитәкчелегендә әлеге учреждениенең заманча һәм бүгенге көндә эшләп килүче хастаханә комплексы төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса