Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч хастаханәсенең һәм районыбызның сәламәтлек саклау тармагының тарихыннан

160 елга якын безнең хастаханәдә Мироновлар династиясе вәкилләре эшләгән һәм эшләвен дәвам итә.

1980 еллар. Миронова Анна Николаевна хирурглар Н.Ш.Хәйруллин һәм А.Н.Колесников белән операция бүлмәсендә.

Сәламәтлек саклау отличнигы Наталья Ксенофонтованың узган гасырда эшләгән район медиклары турындагы материаллар циклын дәвам итәбез.

160 елга якын безнең хастаханәдә Мироновлар династиясе вәкилләре эшләгән һәм эшләвен дәвам итә. Анна Николаевна 1952 елда Арча медицина училищесын тәмамлаганнан соң Питрәчкә килә, операция блогын кабул итә, анда 42 ел (1994 елга кадәр) операция шәфкать туташы булып эшли. Ул хирурглар П.М.Терентьев, А.И.Шәрәфиев, М.В.Буйлин, Х.М.Земдиханов, Н.М.Хәйруллин вакытында хирургия эшенең нигезләрен үзләштерә. Бу искиткеч белгечләр, үз чиратында, үзләренең ярдәмчесенең кадерен беләләр, көндез дә, төнлә дә, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә операция бүлмәсендә барысы да әзер икәнен һәм аның чакыру буенча хастаханәгә киләчәген беләләр. Һәрвакыт пөхтә, тыныч күңелле Анна Николаевна яхшы остаз була, Л.С.Фәсхетдинова, В.А.Хрюнова кебек шәфкать туташлары әзерли.

1972 елда Анна Миронова “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, 1986 елда – “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аның исеме ТР Мактау китабына кертелгән.

Анна Николаевнаның ире Александр Павлович 1956 елда хастаханәдә беренче санитар автотранспорт йөртүчесе булып эшкә урнаша. 1991 елга кадәр ашыгыч ярдәм машинасы шоферы булып эшләгән.

Бу гаиләдә барысы да медицинага тугры хезмәт иткәннәр. Александр Павлович авырый башлагач, тирә-юньдәгеләрне көч-хәл белән таныганда да, телефон шалтыраганда: “Аня, шалтыраталар! Хастаханәгә барырга кирәк”, – дип әйтә торган була.

Аларның эшләрен улы Владимир дәвам итә, ул да ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе була. Оныгы Валерий да монда эшли. Оныгы Юлия 2003 елда Казан медицина көллиятен тәмамлый. Башта ул Питрәч поликлиникасында участок терапевты һәм табиб-дерматовенеролог шәфкать туташы булып эшли. Анна Николаевнаны белгәнгә һәм Юля белән эшләгәнгә күрә, мин тулы ышаныч белән шуны әйтә алам: оныгы – династиянең лаеклы дәвамчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса