Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч хоккейчылары Татарстан беренчелегендә катнашачак

Егетләр сезонны үз бозында башлаячак

22 октябрьдә 2006-2007 елгы егетләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелеге старт ала.

«1» төркемендә «Пестрецы – 2006» уйнаячак. Безнең спортчылардан тыш, беренчелектә алдагы командалар катнашачак: «Айсберг» (Менделеевск), «Биектау» (Биектау), «Зилант» (Казан), «Олимп» (Мамадыш), «Прогресс» (Глазов, Удмуртия) һәм «Лесные пчелы» (Алабуга).  

Питрәчлеләр беренчелекне үз бозында, «Питрәч-Арена»да, «Зилант» командасы белән башлаячак. Матч 10.30да старт ала.

Бер атнадан соң безнекеләр «Лесные пчелы» командасын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше