Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләргә донорлыкның файдасы турында сөйләделәр

Бер донор берьюлы берничә авыруга ярдәм итә ала.

Апрельдә билгеләп үтелә торган Россиядә Милли кан доноры көне уңаеннан Питрәч район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Ләйсән Корбанова безгә интервью бирде.

– Ләйсән Салаватовна, ни өчен донорлык мөһим миссия булып санала?

– Донорлык – иң зур батырлык, кемгәдер өмет, вакыт һәм чын бәхет табу мөмкинлеген бирү. Шуңа күрә һәр донор – герой.

Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре. Донор каны катлаулы операцияләрдә яки бала табуда, кан китүдә, авыр җәрәхәтләр алганда, пешүләрдә һәм башка авыруларда кулланыла. Бер донорның каны компонентларга бүленә һәм шуның аркасында берничә пациентның гомерен саклап кала ала.

– Кем һәм кайда үз канын бирә ала?

– Кан доноры булып 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы теләсә кайсы сәламәт кеше була ала. 500 миллилитрга кадәр кан бирү кеше сәламәтлеге өчен бөтенләй зарарсыз һәм куркынычсыз. Аны Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 адресы буенча тапшырырга мөмкин. Донорларны кабул итү 7.30дан 13.00гә кадәр.

Кан донорларын кабул итү Республика клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге каршындагы кан салу бүлекчәләрендә дә башкарыла.

– Процедурага ничек әзерләнергә?

– Өч тәүлек алдан анальгин, аспирин һәм башка антикоагулянтлар булган дарулар кабул итмәгез, ике тәүлек алдан алкоголь эчмәгез, бер тәүлек алдан майлы ризык, ысланган ризык, ачы ризык ашамагыз, ике сәгать алдан тәмәке тартмагыз. Кан тапшырасы көнне иртәнге ашны (шикәрле чәй, суда пешкән ботка, сушки, сохари, кайнатма белән бутерброд) ашау мәҗбүри.

Кан бирү күп вакыт таләп итми – донор канын җыюга 15 минуттан да кимрәк вакыт бирелә. Иратлар елына иң күбе 5 тапкыр, хатын-кызлар елына 4 тапкыр кан бирә ала.

Кан биргәннән соң, кабат кан бирү өчен ким дигәндә 60 көн булырга тиеш. Кан биргәннән соң донорга күбрәк чәй, сок, минераль су эчәргә тырышырга кирәк (кимендә 2 литр), алкогольдән тыелырга кирәк. Аксымга бай ризыклар ашарга кирәк: ит, бавыр, балык, йомырка, кузаклылар, карабодай, кипкән җиләк-җимешләр. Кан тапшыру көнендә физик күнегүләрдән, спорт залына һәм саунага барудан баш тартырга, организмга ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк.

– Донорларның сәламәтлеге өчен кан бирүнең нинди уңай яклары бар?

– Беренчедән, бу донорга бушлай медицина тикшерүе үткәрү: һәр донорны кан тапшырыр алдыннан табиб-трансфузиолог тикшерә, лабораториядә кан тикшеренүләре үткәрелә. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау; инфаркт үсеше куркынычын киметү; кешенең эмоциональ халәтен яхшырту; организм кан югалтуга күбрәк яраклаша; организмның үз-үзен яңартуы (яшәрүе), иммунитетны ныгыту. Кан тапшыру көнендә донор эш хакын саклап эштән азат ителә. Донор ел дәвамында тагын бер ял көне ала ала. Донор ашау өчен акчалата компенсация ала. 40 тапкыр кан биргәннән соң донорга «Россиянең Мактаулы доноры» исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса