Питрәчлеләргә гипертония профилактикасы турында сөйләячәкләр
Программада шулай ук практик дәресләр дә каралган
Питрәч район үзәк хастаханәсендә 16 апрельдә 11:00 сәгатьтә 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Чираттагы дәреснең темасы гипертония авыруы булачак. Лекцияне Питрәч район үзәк хастаханәсенең участок табиб-терапевты Айзат Бакиров укыячак.
Программада шулай ук гамәли дәресләр: анкета тутыру, кан басымын һәм тән массасы индексын үлчәү, шулай ук башка файдалы процедуралар каралган.
Алдан язылу 8 (84367) 3-04-65 телефоны буенча алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia