Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләрне вакытында диспансеризация узарга чакыралар

Бу яман шешләрне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә

Район хакимиятендә республиканың әйдәп баручы табиблары районның онкология һәм наркология хезмәте эше турында фикер алыштылар. 

Республикада яман шеш авыруларының иң киң таралган төрләре булып тире, күкрәк һәм үпкә рагы санала. Беренче икесен тышкы тикшерү вакытында ачыкларга мөмкин. Ә үпкә рагы ел саен флюорография вакытында билгеләнә. 

- Бу яман шеш авыруларының барысы да куркыныч һәм үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә диспансеризация76 вакытында үтәргә кирәк. Иртә стадиядә ачыкланган яман шешне 90 процент очракта дәвалап була, - дип белдерде Республика клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Мөхәрләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса