Питрәчтә медицина советының район утырышы узды
Анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде
Питрәчтә медицина советының район утырышы булды, анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде. Төп доклад белән Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Вәлиев чыгыш ясады.
Чыгышын ул яхшы хәбәрләрдән башлады. Район Татарстанда демографик күрсәткечләр буенча алдынгы урынны саклап кала. Республикада туучылар санының иң югары һәм үлүчеләр санының иң түбән булуы бездә теркәлгән.
– Яшьләрнең килүе әлеге күрсәткечләргә зур өлеш кертә. Өстенлекле бурычларның берсе – безнең медицина оешмаларына максималь беркетү, – дип билгеләде баш табиб.
2025 елда җирле медицина учреждениеләренә беркетелгән кешеләр саны 50 меңгә җитте. Шул ук вакытта 17 меңгә якын кеше беркетелмәгән булып кала. Марат Вәлиев моны балалар өчен тар белгечләр җитмәү белән бәйли. Шуңа бәйле рәвештә районда яңа балалар поликлиникасы төзү проекты әзерләнгән.
Хисап чорында репродуктив сәламәтлекне, шулай ук балигъ булмаганнарны профилактик тикшерүне дә кертеп, өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру күләме арткан. Әмма диспансеризация күзәтүе буенча планның кимүе күзәтелә.
2025 ел йомгаклары буенча медицина ярдәменнән канәгатьлек дәрәҗәсе, 2024 ел белән чагыштырганда кимемәсә дә, яхшы түгел.
– Бу дәвалауның медицина сыйфатыннан бигрәк, пациент күзлегеннән медицина ярдәме алу мөмкинлеге күрсәткече. Пациент системаны гади генә итеп бәяли: языла аласың икән – яхшы, вакытында эләккәнсең – бик яхшы, языла алмасаң – медицина начар эшли. Һәм еш кына табиб белән очрашканчы ук фикер туа. Төп сәбәп – һәркемнең ничек медицина ярдәменнән файдалана алу мөмкинлегендә, – дип ышана баш табиб.
2026 елга планнарда – кабул итүгә язылу һәм телемедицина консультацияләрен уздыру өчен мессенджер аша пациентлар белән үзара хезмәттәшлекне оештыру.
2025 елда медицина ярдәме сыйфаты буенча белгеч вазыйфасы кертелде. Бу инде нәтиҗәләр бирде: кабат шикаятьләрне киметте һәм низаглы хәлләргә җавап бирүнең оперативлыгын арттырды. Мөрәҗәгатьләр шул исәптән “дәүләт хезмәтләре”, район үзәк хастаханәсенең электрон почтасы, “Халык контроле” аша килә.
Утырышта шәхсән катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев районның демографик уңышларын югары бәяләде. Төп төрләр буенча үлүчеләр саны күрсәткечләре республикадагыга караганда 1,5тән кимрәк, диде. Ләкин төп проблемага да игътибар итте:
– Табиб кадрлары белән тәэмин ителешне карасак, сездә алар 10 мең кешегә 16 кеше туры килә, шул ук вакытта тулаем Татарстан Республикасы буенча – 35, – диде сәламәтлек саклау министры.
Ул табибларны пациентлар белән аралашуга зур басым ясаулары өчен мактады, район башлыгына 20 медицина хезмәткәренә бушлай җир кишәрлекләре биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы Рәис Сөләйманов, үз чиратында, табибларга мөрәҗәгать итеп, аларны, авыр йөкләнешкә карамастан, пациентларга карата һәрвакыт игелекле һәм игътибарлы булырга өндәде.
– Ничек кенә авыр булмасын елмаеп каршы алырга һәм елмаеп озатып калырга, – дип билгеләп үтте ул, гражданнар җыеннарындагы мөрәҗәгатьләргә караганда, халыктан шикаятьләр саны сизелерлек кимегән, дип өстәде.
Шулай ук медицина хезмәткәрләренә СВО зонасына озату өчен акча җыю һәм мотоцикл сатып алулары, хәрбиләр өчен медкомиссияләрне чиратсыз узуны оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia