Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы хастаханәсе ковид-19га вакцинация ясарга чакыра

Прививканы Питрәч район үзәк хастаханәсендә 18 яшьтән узган барлык кешеләр дә ясата ала.

Вакцинация алдыннан температураны, кандагы кислород дәрәҗәсен, пульсны, кан басымын үлчәп, табиб мәҗбүри карау үткәрә. Табиб вакцинациягә рөхсәт бирергә тиеш. Кискен авыру булу яки хроник авырулар кискенләшүе, йөклелек һәм бала имезү - болар барысы да вакцина ясауга чикләү булып тора.
Прививкага 8(843)67-3-21-49 номеры буенча поликлиника регистратурасы, дәүләт хезмәтләре сайтында, табиб амбулаторияләре һәм ФАП хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин. 
Вакцина ике компонентлы. Аны 21 көн интервалы белән 2 тапкыр кертәләр. Процедурадан соң барлык саклану чараларын үтәргә – битлек кияргә, кулларны ешрак юарга һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса