Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында битлек режимы дәвам итә

Бүгенге язмабызда без җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәклеген искәртергә булдык.

Узган атнада гына да Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге тарафыннан битлек режимын бозучыларга 51 беркетмә төзелгән.

Район санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышында шул хакта  сөйләштеләр. Полиция хезмәткәрләренең Питрәч, Яңа Шигали, Көек авыллары территорияләрендә рейд чаралары үткәрүе билгеләп үтелде. 20.6.1 статья буенча 10 беркетмә төзелгән, шуларның 2се - пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспортта. Яшәү урыны буенча 15 граждан тикшерелгән, алар чит илдән килеп тест узу турында мәгълүмат тапшырмаган булган. Әлеге затлар тикшерелгән, хокук бозу очраклары юк.
Ачыкланган хокук бозулар халыкның тынычлануын һәм битлек режимын катгый үтәүдән туктавы  турында сөйли.  Авыручылар саны кимүгә карамастан, район территориясендә авыру очраклары һаман да ачыклана. 23 мартка расланган очраклар юк, өйдә - 3 кеше, хастаханәдә - 4 кеше.


Питрәч район үзәк хастаханәсендә теләгән һәркемгә ковид-19га каршы вакцинация ясыйлар. Узган атна ахырында прививка ясатучылар саны 860 кеше тәшкил итте, шуларның 536сы - икенче компонент. Вакциналь өзлегүләр беркемдә дә булмады. Гриппка каршы вакцинадан аермалы буларак, бу вакцинаның яшь буенча чикләүләре бар. Вакцинацияне 18 яшьтән башлап кешеләр генә ясата ала. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм хроник авырулары булган кешеләр прививка ясаталар. Вакцинацияне үткәрер алдыннан табиб-терапевт тикшерүе һәм процедурага рөхсәт кирәк. Прививка ясатучылар турында белешмә РФ субъектларының Бердәм регистрына кертелә.
 

Вакцина ясатырга теләүчеләр участок табибларына мөрәҗәгать итә алалар. Өстәмә мәгълүматны 89003279463 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр, 9:00дән 16:00 сәгатькә кадәр алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса