Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында коронавирус белән авыручылар саны арту ачыкланмады

Белгечләр Яңа ел каникулларында ковид-19 белән авыручылар саны артыр дип курыккан иде.

- Хәл элеккечә гади түгел, әмма тотрыклы. Кардиналь үзгәрешләр юк. Декабрьдәге кебек үк, гыйнварда да, тәүлегенә 1дән 3кә кадәр яңа авыру ачыклана, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.
Бәйрәмнәрдә коронавирус белән  (яки бу авыруга шик булганнар) амбулатор дәвалауда булган кешеләр өчен медикаментларны бушлай бирү һәм китерү дәвам итте. Волонтерлар 63 авыруга дарулар илтте.
Каникулларда полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән эш алып барды. Нәтиҗәдә, битлек режимын бозган өчен 51 административ беркетмә төзелде.
Шуны  билгеләп үтәргә кирәк,  яңа ел бәйрәмнәрендә туганнар, ата-аналар һәм дуслар белән очрашулар эзсез калмады. Татарстанда гыйнварның 9 көнендә хастаханәдән тыш пневмонияләр, гаиләдә зарарлану очраклары артты. Өлкәннәр арасында коронавирус белән авыручылар саны артты.

Цифрлар

11 гыйнварга яңа елда коронавирус белән 13 питрәчле авырды. Пандемия башланганнан бирле безнең районда яшәүче 211 кешенең диагнозы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса