Питрәч районында коронавируска каршы вакцинация дәвам итә
Без бу тема буенча иң актуаль һәм төп сорауларны тупладык. Исегезгә төшерәбез, прививкага хәзер ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин
Прививканы Питрәч район үзәк хастаханәсендә дә ясыйлар. Халык теләге белән медиклар хезмәт коллективларына һәм зур торак комплексларга барачаклар. Моның өчен 89003279679 телефон номеры буенча кайнар линиягә шалтыратып, гариза бирергә кирәк.
Вакцинация иң элек кемнәргә үткәрелергә тиеш?
Вакцинация, беренче чиратта, 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә киңәш ителә. Бу әлеге яшь категориясендә авыруның авырырак узу һәм өзлегүләр куркынычы зур булу белән бәйле. Шулай ук шикәр диабеты, артериаль гипертензиясе, йөрәкнең авыр ишемик авыруы булган пациентларга һәм симерү күзәтелгән пациентларга вакцинация ясарга кирәк.
Антитәнчекләр булганда вакцинация кирәкме?
Антитәнчекләр булу прививка ясатуга каршылык булып тормый.
Балаларны вакциналаштырырга кирәкме?
Балаларга карата вакцина куллану тыела. 18 яшькә кадәрге кешеләр вакцинациягә каршы күрсәткечләр исемлегенә кертелгән.
Бала табарга планлаштырган кешеләргә прививканы ясарга мөмкинме?
Йөклелекне вакцинациядан соң планлаштырганда дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк, бу пациентның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, ныклап уйлап хәл итү мөмкинлеге бирә.Тулаем алганда, экспертлар вакцинациядән соң ике-өч атна көтәргә киңәш итә. Ә менә йөклелек вакытында һәм имезү чорында прививка ясатмыйлар.
Вакцинада тере вирус бармы? Юк, Россиядә эшләнелә торган вакциналарның берсендә дә тере вирус юк.
Вакцинация өчен түләргә кирәкме?
Юк, вакцинация гражданнар өчен бушлай. Чыгымнар федераль бюджет һәм РФ субъектлары бюджетлары хисабына финанслана.
Процедура алдыннан тест узарга кирәкме?
КОВИД-19га каршы вакцинациягә әзерлек вакытында бу мәҗбүри түгел. Әмма соңгы 14 көн эчендә авырулар белән контакт яки авыруның соңгы ике атна эчендә нинди дә булса симптомнары булса, тест кирәк булырга мөмкин.
Вакцинация ничек уза?
Вакцина ике компоненттан тора, алар аерым кертелә. Вакцинациянең беренче этабы терапевт тикшерүен, вакцинаның беренче компонентын кертүне, процедурадан соң күзәтүне үз эченә ала. Өч атнадан соң үткәрелә торган икенче этап, беренчесенә охшаш, бары тик вакцинаның икенче компоненты гына кертелә. Аны вакцинациянең беренче этабыннан соң 21 нче көнгә кертәләр.
Вакцинациядән соң нинди киңәшләрне тотарга кирәк?
Вакцинациядән соң өч көн дәвамында инъекция урынын юешләмәскә, саунага, мунчага кермәскә, алкоголь кабул итмәскә, артык физик эшләр башкармаска киңәш ителә.
Вакцинацияне узучыларга медицина битлекләрен кияргә кирәкме?
Әйе, КОВИД-19га каршы вакцина ясаткан пациент битлек кияргә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга тиеш.
Вакцинациядән соң вируска каршы антитәнчекләр күпме вакыттан соң барлыкка килә?
Бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр әле үткәрелә. Беренче мәгълүматлар буенча, антитәнчекләрнең максималь күләме икенче инъекциядән соң 2-3 атнадан соң барлыкка килә.
Вакцина кешене коронавирустан озак саклыймы?
Хәзерге вакытта бу мәсьәләне өйрәнү дәвам итә, әлегә иммунитет расланган 5-7 ай аралыгында. Фаразланган иммунитет – кимендә бер ел.
Россиядә коллектив иммунитет кайчан барлыкка килә?
Галимнәр исәпләп чыгарганча, бу ил халкының 60 проценттан артыгы вакциналаштырылган вакытта булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа