Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр 25 литр кан тапшырды

Район хастаханәсендә «Донор көне» узды. Без питрәчлеләрнең донорлыкка ничек карауларын һәм ни өчен акциядә даими катнашуларын белдек.

54 кешедән уртача 450шәр миллилитр кан кабул иттеләр. Аны Республика кан үзәгенә озаттылар.

- Үзәктә без сыеклыкны эшкәртәбез, аны яңадан тикшерәбез һәм саклагычка озатабыз. Кирәк булган саен Казанның медицина учреждениеләренә һәм үзәк район хастаханәләренә бирәбез, - дип билгеләп үтте күчмә бригада җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов.

Процедура алдыннан кан бирергә теләүче һәр кеше табибка сораштыру өчен кабул итүгә керде. Шуннан соң бармактан кан тапшырды. Табиблар гемоглобин дәрәҗәсен, резус-факторны, лейкоцитлар күләмен билгеләде. Әгәр барысы да әйбәт булса, аннан соң донор медицина теркәве узды, аннары чәй эчте һәм махсус кабинетка төп процедурага керде.

Миндә сирәк очрый торган кан төркеме - дүртенче. Беренче чиратта, кешеләргә ярдәм итү өчен донор булдым. Өстәвенә, шушы катлаулы чорда. Бу үз организмыбыз өчен дә файдалы, диләр. Кан яңара, - дип сөйли Питрәч авылында яшәүче Олег Егоров. - Беренче тапкыр әнием белән килдем. Ул гомере буе медицина хезмәткәре булып эшләде. Аннары үзем генә йөри башладым, бүген инде бишенчеме, алтынчымы тапкыр кан бирәм. Миңа, даими донор буларак, алдагы көнне чакыру белән смс-хәбәр килә, - дип билгеләп үтә ул.

Донорларга 2 көнгә эштән азат итү турында белешмә бирелә. Әңгәмәдәшебез бонусны куллануын таныды.

Ялларны җәйге чорда алырга тырышам. Мәсәлән, табигатькә бару өчен, - дип өстәде Олег Павлович.

Уңай якларына карамастан, кан тапшырырга һәркем дә алынмый. Бу беренче карашка гына җиңел кебек, әмма бу алай түгел. Донор үз вакытын сарыф итә, билгеле бер процедура уза, аңа кадәр һәм аннан соң берничә көн билгеле бер кагыйдәләрне үти.

Без үз гамәлебез белән кешеләргә исән калырга, сәламәтләнергә булышабыз. Моның өчен кайбер уңайсызлыкларга түзәргә мөмкин. Мин беренче тапкыр гына кан бирмим, шуңа күрә, кая барганымны яхшы беләм. Кан биргәннән соң үземне яхшы хис итәм, баш әйләнми, - дип уртаклашты «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ хезмәткәре Рәмзия Егорова.

15 кешедән торган зур коллектив белән хастаханәгә «Ак Барс» кошчылык комплексыннан килделәр.

Без елга ике тапкыр даими рәвештә акциядә катнашабыз. Хезмәткәрләргә барыр өчен автобус бирелә. Канны бик теләп тапшырабыз, - дип сөйли Эльвира Яруллина. - Мин үзем инде 10 ел актив донор булып торам, - диде ул. Һичшиксез, бу вакыт эчендә ул инде күп кенә кешеләрнең гомерен саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса