Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Районда халыкның 43 проценты коронавирустан якланган

Татарстанда инфекциягә каршы мәҗбүри вакцинация керткәннән соң, питрәчлеләр актив рәвештә прививка ясата башладылар

Пандемия башланганнан алып чикләүләр  керткәнчегә кадәр  районның 10304 кешесе прививка ясаткан, ә соңгы атнада аларның саны  1917гә артты.

 

Районда прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Вакцинация пунктлары районның барлык табиблык амбулаторияләрендә оештырылган. Кабул итү вакыты турында һәр медучреждениедә аерым белергә кирәк, чөнки алар төрле.
Питрәч район үзәк хастаханәсендә прививка ясарга теләүчеләрне һәр көнне 8.00 сәгатьтән  20.00 сәгатькә кадәр 112 нче  кабинетта кабул итәләр. Спутник һәм ЭпиВак вакцинасы тәкъдим ителә. Медицина хезмәткәрләре шулай ук оешмалар буенча хезмәт коллективларына прививкалар ясарга чыгалар.
- Хәзерге вакытта авыручылар күп һәм микс-инфекция бара. Бу берничә төр штамм, аерым алганда, Һиндстан һәм Бөекбритания штаммнары. Кеше берничә көн эчендә сүрелә. Авыру бик тиз авыр формага күчә һәм  ул пневмония рәвешендә өзлегү белән бара, - дип сөйләде район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алина Архипова. Ул халыкны үз-үзен яклау өчен вакцина ясатырга чакыра.
Теләсә кайсы медицина процедурасындагы кебек үк, биредә билгеле бер каршылыклар бар. Беренче чиратта, бу  - авыр аллергия реакциясе, кискен йогышлы авыру яки соңгы ярты ел эчендә ковид кичерү. Әгәр сез күптән түгел генә авыргансыз икән, сездә уңай ПЦР-тест һәм авырган чакта   медицина учреждениесенә бару факты булырга тиеш. Югары антитәнчекләр сезнең авыру кичергәнне раслый, әмма алар вакцина ясатмау өчен сәбәп булып тормый.

Сентябрь аеннан питрәчлеләр гриппка каршы прививка ясый башладылар. Ковидка һәм гриппка каршы вакцинация арасында, ким дигәндә, 30 көн вакыт аралыгы булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса