Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Россия шифаханәләрендә кемнәрнең бушлай ял итәргә хокукы булуы турында сөйләделәр

Шифаханәдә дәвалану каралган авырулар исемлеге шактый киң һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

Һәр россияле тумыштан булган патологияләре нәтиҗәләрен җиңеләйтү, хроник авыруларын җиңү, авырудан соң реабилитация узу өчен шифаханәдә бушлай ял итә ала. Моны мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча эшләргә була. Шифаханәдә дәвалану каралган авырулар исемлеге шактый киң һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондында шифаханәгә юллама алу өчен участок табибына – терапевт, педиатр яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлаттылар.

Пациент күптән түгел генә имгәнгән, операция кичергән яки хроник авырудан интеккән очракта, аңа шулай ук авыру тарихыннан өзекләр, диагнозны раслый алырлык барлык медицина документларын алып килергә кирәк була. Кирәкле документлары булмаса, пациент табибка сәламәтлегенә карата зарларын тасвирлап аңлата ала. Табиб исә диагноз кую өчен пациентка анализ һәм процедуралар билгеләячәк.

Хастаханәдән чыкканда алынган эпикриз яки тикшерү һәм анализ нәтиҗәләре нигезендә табиб шифаханә-курорт дәвалануы яки ОМС буенча реабилитация үтәргә юллама һәм киңәшләр язып бирә. Документ махсус табиб комиссиясенә тапшырыла. Комиссия исә егерме көн эчендә карар кабул итәргә тиеш.

Комиссия шифаханә-курортта дәвалану яки шифаханәдә реабилитация үтү буенча тискәре җавап кайтара ала. Бу, мәсәлән, каршы күрсәтмәләр булган очракта мөмкин. Аларның исемлеген шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса