Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Россиядә сәламәтлек саклау объектларына тагын 1 трлн сум бүлеп биреләчәк

Хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү, перинаталь үзәкләрне, балалар сырхауханәләре һәм хастаханәләрен яңарту күздә тотыла.

РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында аналарны һәм балаларның сәламәтлеген саклау буенча яңа программаны гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, сәламәтлек саклау объектларына өстәмә финанслау турында әйтте.

«Якын киләчәктәге алты ел эчендә сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә, ремонт һәм җиһазлауга өстәмә 1 трлн сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», – диде Путин.

Президент аналарны һәм балаларның, үсмерләрнең сәламәтлеген саклау буенча яңа программаны гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыкты.

«Балалар сәламәт булып тусын һәм үссен, ә киләчәктә алардан сәламәт балалар тусын», – дип белдерде ул.

Бу программада хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү, перинаталь үзәкләрне, балалар сырхауханәләре һәм хастаханәләрен яңарту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса