Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сентябрьдән Питрәч районында 811 ОРВИ очрагы теркәлгән

Шуларның 350се балалар арасында, грипп белән авыручылар юк

Питрәч беренче мәктәбе. Бинага кергән һәр кешенең тән температурасын үлчиләр. /АВТОР ФОТОСЫ

Борын суламау һәм томау төшү, йөткерү һәм төчкерү, тән сызлау һәм калтырау – болар барысы да салкын тию, ОРВИ һәм грипп билгеләре. Быелның 9 аенда алар 4,5 мең кешедә ачыкланган, 34 кеше грипп йоктырган, шуларның 22се балалар.

Иң куркынычы булып грипп санала. Чөнки грипп вирусы бик тиз тарала һәм хроник авыруларны көчәйтә, үпкә, югары сулыш юллары һәм отоларингология органнары, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы эшен боза ала. Пациентларга бронхит, отит, синусит, ринит, миокардит, перикардит, менингит, энцефалит һәм башка куркыныч диагнозлар куела. Аеруча куркыныч өзлегү пневмония, үлемгә китерергә мөмкин.

– Грипп вакытында тән температурасы беренче тәүлектә үк 39-40 градуска җитә. Гадәттә өч-дүрт көн дәвам итә. Гадәти ОРВИ әкрен бара, тән температурасы артык күтәрелми, сирәк кенә 38,5 градустан арта, – дип билгеләп үтте безнең районда Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.

Көзен, кояшлы тыныч көннәрдән соң болытлы, җилле һәм яңгырлы көннәр башлангач, салкын тидерүчеләр шактый арта башлый. Мәктәп укучыларының сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә. Укучылар көн саен сәгать җидедән сигезгә кадәр иртәнге фильтр узалар. Балаларны ишек төбендә дежур укытучы каршы ала, ул һәрберсенең температурасын кул беләзекләреннән электрон термометр белән үлчи. Әгәр дә приборда яшел төс яна икән, димәк, температура нормада, әгәр кызыл булса, бу начар сигнал.

– 37 һәм аннан югарырак температуралы баланы махсус кабинетка озатабыз, анда аны шәфкать туташы карый, – дип сөйләде Питрәч беренче мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Нина Утяганова. – Температура югары булса, ашыгыч ярдәм чакырабыз. Бу хакта әти-әниләренә хәбәр итәбез, һәм алар аны өйгә яки медицина учреждениесенә алып китәләр. Ләкин мондый очраклар бик сирәк була, ата-аналар авыру балаларын мәктәпкә җибәрмиләр. Кайвакыт бала икенче, өченче дәресләрдән соң үзен начар хис итә башлый, бу очракта да шундый ук гамәлләр башкарабыз. Ата-аналар рөхсәте белән балаларның якынча 70 проценты гриппка каршы прививка ясатты, шуңа күрә бездә авыру дәрәҗәсе бик түбән, – диде ул.

Мәктәп хезмәткәрләренең сәламәтлеге торышы игътибарсыз калмый, чөнки алар укучылар белән тыгыз элемтәдә торалар һәм аларга вирус йоктырырга мөмкиннәр. Кичә мәктәпкә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре килде һәм теләгән укытучылар грипптан прививка ясаттылар.

– Профилактика чараларына зур игътибар бирергә кирәк. Барыгызны да грипптан прививка ясатырга чакырабыз, – дип нәтиҗә ясады Галина Васильевна. Табиблар да шундый ук фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса