Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

«Спутник V» вакцинасы коронавирус белән көрәштә нәтиҗәлелеген югалткан

Хәзерге вакытта яңа вакцина эшләнә

«Спутник V» вакцинасы Covid-19ның яңа штаммы белән көрәштә нәтиҗәлелеген югалтты, әмма хәзерге вакытта яңа вакцина эшләнә. Бу хакта Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Аның сүзләренчә, «Спутник V» 2023 елның гыйнварында ук — чирнең «кракен» буларак билгеле «омикрон» варианты барлыкка килгәч, нәтиҗәле булудан туктаган.

Гинцбург аңлатканча, беренче вакцина баштагы ике елда нәтиҗәле булган. Ләкин 2022 елның җәеннән, авыруның яңа төрләре барлыкка килгәч, препаратның нәтиҗәлелеге кими башлаган.

«Кракен»га каршы тору өчен эшләнгән вакцина назаль булырга мөмкин, дип билгеләп үтте галим.

Аның сүзләренчә, инъекция белән вакцинацияләнгән кешедән аермалы буларак, бу рәвешле прививкаланган кеше авыруны таратучы булудан туктый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса