Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб пневмония башланганны ничек белергә мөмкин булуын әйтте

Организмыгызда шушы билгеләрне сизәсез икән, үзбелдеклеләнеп дару эчә башламагыз, чөнки бу куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Терапевт Ирина Ярцева  аңлатып үткәнчә, үпкә ялкынсынуны махсус тикшеренүләрсез генә дә салкын тидерүдән һәм грипптан җиңел генә аерырга мөмкин.

Аның төп билгеләре – тән температурасы күтәрелү, какырыклы ютәл, сулыш кысылу һәм күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү. Шул ук вакытта тамак авыртмый һәм томау да төшми. Организмыгызда шушы билгеләрне сизәсез икән, үзбелдеклеләнеп дару эчә башламагыз, чөнки бу куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин. Даруларны бары тик табиб кына билгеләргә мөмкин, ди терапевт.

Ярцева билгеләп үткәнчә, тән температурасы күтәрелеп, ютәлләүнең өченче тәүлегеннән дә соңга калмыйча табибка күренергә кирәк.
Авыруның сәбәбен төгәл генә ачыклап, нәтиҗәлерәк дәвалану мөмкинлеге бирәчәк бу.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса