Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб вакцинация алдыннан кемнәргә махсус әзерлек кирәк булуын әйтте

Аутоиммун һәм системалы авырулардан интегүче кешеләргә вакцинацияне табибка күренгәннән соң узарга кирәк, дип искәртте Екатерина Кривцова.

 Аутоиммун авырулардан интегүче кешеләргә коронавируска каршы прививка ясатыр алдыннан тикшеренергә кирәк. Табиб эндокринолог Екатерина Кривцова «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Аутоиммун һәм системалы авырулардан интегүче кешеләргә вакцинацияне табибка күренгәннән соң узарга кирәк. Аутоиммун тиреодитлары, тиреотоксикозлы гипотиреозлары булган кешеләр иң элек үз сәламәтлекләренең лаборатор күрсәткечен карарга тиеш», — дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренчә, мондый авырулардан интеккәндә тулы компенсация халәтендә, барлык төп параметрлар да нормада булганда гына прививка ясатырга мөмкин.

Шул ук вакытта, нинди генә очракта да вакцинация кирәк, дип билгеләп үтте Кривцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса